Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Юл сервисы да, авыл хуҗалыгы да үсешергә тиеш!

"Agropro" Төркия компаниясе инвестиция проектын тәкъдир итте, аның нигезендә төбәктә ашлык саклагычлар өчен авыл хуҗалыгы җиһазлары, орлык чистарту һәм киптерү өчен, шулай ук он һәм ярма чыгару өчен завод төзү планлаштырыла. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, проектның икътисади яктан максатка ярашлы булуы республика агросәнәгать комплексының ашлык саклагычларга югары ихтыяҗына бәйле. "Agropro" компаниясе вәкилләре Хәсән Тосун һәм Мостафа Озкылыч «Уфимский» индустриаль паркының һәм «Алга» махсус икътисади зонасының перспектив территорияләре белән таныштылар. - Проектка инвестицияләр күләме 7 миллиард сумга якын булыр дип көтелә. 200дән артык эш урыны булдырылачак. Хәзер инвестор Башкортстанны үстерү корпорациясе ярдәмендә төзелеш өчен мәйданчыклар сайлауга кереште инде, - дип искәртте Премьер-министр. Киләсе башлангыч «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» җәмгыяте тарафыннан белдерелде. Бирелгән проектка ярашлы рәвештә, Иглин районында локальләштерү белән «ЛУКОЙЛ» АЗСлары челтәрен киңәйтү планлаштырыла. Инвестицияләр күләме якынча 165 миллион сум тәшкил итәчәк. Андрей Назаров «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» җәмгыяте генеральный директоры Айдар Абүзәровка АЗСны газ һәм электр энергиясе белән тутыру мөмкинлеге белән бергә урнаштыру турында уйларга тәкъдим итте, чөнки бу юнәлеш бүгенге көндә бик актуаль булып тора.