Җыр-моң сөеп яшәгез! Беркөнне улым яңа уенчык пистолетын сынап, шалт-шолт тавыш чыгарып йөри. Бер “пуля”сы диван өстендәге йомшак уенчыкка килеп тиде.— Ой, улым, аңа атма, минем этемә атма, — дип, уенчыкны — йомшак этемне кочагыма алдым.— Син нәрсә, әни, аңа бит авыртмый, ул уенчык кына... — дип гаҗәпләнде бала.Минем өчен гади уенчык түгел шул, бу йомшак этне миңа Салават Фәтхетдинов үзе бүләк итте... Танылган җырчыны мин беренче тапкыр 1997 елның язында күрдем. Тәүге тапкыр артистның концертын караганнан соң бик канатланып без дә Айгөл дустым белән сәхнә артына агылган халыкка кушылдык. Ләкин җырчы янына якын барырлык түгел. Ул башкаларга тараткан календарьны безнең дә аласы килә бит инде! Нишләргә? Шунда гармунчы Дамир абыйны күреп калдык. Аның белән шул елны “Нәүруз гүзәле” бәйгесендә катнашканда танышкан идек. Дамир абый безне ничектер оста гына халык арасыннан алып чыгып, Салават янына китереп бастырды. — Салават абый, бу кызлар — безнең “Нәүруз гүзәлләре”, аларга берәр календареңны бир инде, — диде грамунчы. Җырчы, әлбәттә, безгә автографын куеп, календарьларын бүләк итте. Без, дулкынланып, “Салават абый, рәхмәт! Без сезнең җырларны бик яратабыз, Салават абый!” — кебегрәк җөмләләр тезә башладык. Әллә “Салават абый” дип күбрәк сөйләнеп ташладык инде, безгә елмаеп карап торган җырчының йөзе бераз сүрелде һәм ул, календарьларын кире кулдан тартып алды һәм “Салават” дигән автографы янына “абый” дип өстәп куйды. Икенче елны аның репертуарында “Тик унсигез яшьлек кызлар гына Салават абый диләр, шунысы күңелсез” дигән юллары булган билгеле җыр яңгырады...Икенче елны да без Салават Фәтхетдинов концертына бардык. Бу елны ул концертында үзенә карата иң шаян, кызыклы шигырь язган кешегә йомшак уенчык бүләк итәчәге хакында игълан итте. Ии, сәхнәгә халыктан язуларның агылганын күрсәгез! Алып баручы җыеп та өлгерә алмый. Мин дә тиз генә бер дүртьюллык язып җибәрдем: Муенында алтын чылбыр,Кендеккә кадәр ерык.Кәтүк буйлы кәкре аякТора авызын ерып. Күз алдыгызга 90нчы еллардагы Салават образы килдеме? Менә шул еллардагы мегапопуляр, коточкыч калын алтын чылбырлы җырчыбыз мине бу шигырь өчен сәхнәгә чакырды. Йөгердем инде кызыл күлмәкләремне җилфердәтеп (студент чактагы “ашка-суга” кия торган бердәнбер күлмәк!). Сәхнәдә Салават Фәтхетдинов белән култыклашып басып торганым истә, нәрсәләр сөйләгәне бик истә калмаган. Халыкның көлгәне, кул чапканы һәм җырчының “Ләйсән, син бу шигыреңне берәр рәссамга бир әле, минем сурәтне эшләсен”, — дигәне истә калган. Артист бүләк иткән йомшак уенчыкны кочаклап, үземне бәхетнең җиденче катында тоеп, тулай торакка кайттым да, яңадан бер шигырь язып ташладым. Халыкка да, Салаватка да ничегрәк язылган шигырь кирәклеген аңлап алган идем инде. Сизәм, бу шигырьне тапшырсам, тагын сәхнәгә чакырулары мөмкин. Ә бит алай ярамый инде, мин бер йомшак уенчыкка ия булдым. Шуңа шигырь астына: “Абый, мине сәхнәгә чакырма, мин кичә анда булдым”, — дип язып куйдым.— Кайсыгыз белән булды? — диде ачы телле яраткан артистыбыз икенче көнне шигырьне дә, астына язылган шул юлларны да концертында укыгач, музыкантларына карап.Халык “тәгәрәп” көлә, мин ул вакыттагы “Нефтьче” мәдәният сараеның балконында кызарып, дулкынланып басып торам. Залда алма төшәр урын да юк, шулай да инде безне — көн саен концертка килгән кызларны таный башлаган администратор балконга басып карарга керткән иде... Ә Салаватка багышлап язылган теге “тарихи” шаян шигырь юлларын бүген тагын искә төшерим әле: Төптән юан, кыска гынаБер “бүтәкә” булсаң да,Һаман концертыңа киләм,“Килмим!” — дигән булсам да.Сәхнәдә бит син үзеңнеЧын ирләрчә тотасың.Бик кызганыч, хатының бар,Яратырга сине соң...“Сексапильный” аякларың,Моң тулы шәрә күкрәк...Җырларыңны тыңлый-тыңлыйЯрылып бетте йөрәк... Шулай итеп, БДУны тәмамлаганчы, мин ел саен дус кызларым белән Салават Фәтхетдиновның барлык концертларына да йөрдем. Дустым Айгөлгә әтисе “мыльница” фотоаппараты алып бирде, без концерттан соң башка халык белән чиратта торып, яраткан артистыбыз белән фотога төшәбез. Көн саен кызыл күлмәгем белән чуалып йөргәнгәме, артист безне таный да башлады, хәтта. Кайвакыт сөйләшеп тә ала. — Ләйсән, фотога төштең, календарь алдың, инде нишлисең хәзер? — ди ул бервакыт.— Кайтам, Салават абый, — димен.— Бар инде кайт, кызыл күлмәкләрең белән канымны кыздырып йөрмә монда, — ди бу нәкъ “Салаватча” итеп. Билгеле, кайтып киттем. Икенче көнне тагын килдем. Һәм башка елларны да. Яраткач, берни эшләп булмый. Әлбәттә, укып бетеп, эшли башлагач, елына бер генә концертка бара башладым, сәхнә артында да буталып йөрмәдем инде... Быел да барам әле концертына. “Тамашачы — усал халык”, — дигән иде бервакыт шул ук Салават Фәтхетдинов. Бик дөрес. Без — фанатлар бер көнне бер артистка табынабыз, икенче көнне башканы яратырга мөмкинбез. Күктәге йолдызлар кебек, сәхнә йолдызлары да күп бит. Аларның һәркайсы үзенчә чагу, шуңа тамашачы күңеленә күп йолдызлар сыярга мөмкин. Мине дә бер Салаватны гына яраткан икән дип уйламагыз, башка концертларга да күп йөрелде. Студент халкының акчасы ничек җитте, дисезме? Хәйләсен таптым. Башта артистның администраторына интервью алырга теләгән “журналист” буларак мөрәҗәгать итәм. Әлбәттә, минем белән берничә дус кызым — “группа поддержки” бар. Әллә яшьлеккә, матурлыкка битараф булмыйча, әллә чынлап та гәзит битендә күренергә теләп (интернет юк әле, басма матбугатның абруе бик югары чак), беркемнең дә безне концерт каратмыйча калдырганы булмады диярлек. Мәкаләләр дә язылды, аларны ул вакытта “Өмет” гәзитендә эшләүче укытучыбыз Рамил абый Миңнеәхмәтовка биреп бардым, язмаларым басылып чыга торды. Габделфәт Сафинның безнең тормышка “Чияләр”е белән “бәреп” килеп кергәнен хәтерлисезме? Шул вакытта ул беренче тапкыр Уфага да концерт белән килде. Инде соңгы курста укыган чак, май ае. Минем кызыл күлмәк тузмаган әле, дус кызлар белән концертка йөгердек. Ләкин, ни гаҗәп, бу артистның администраторы, гадәттәгечә, галстуклы абзый түгел, гәүдәсенә бик килешле чалбарлы костюм кигән, искиткеч чибәр һәм үткер яшь ханым. Их, мин әйтәм, мөгаен концертка бушлай кереп булмас... Юкка борчылганбыз, мөлаем ханым Габделфәт белән әңгәмәләшүне дә оештырды, концерт та каратты. Билгеле инде, фотога да төштек. Администратор ханымның артистның хатыны булуы турында соңыннан гына белдек. Күзләре дә, сүзләре дә очкын чәчеп торган студент кызлар гөлләмәсен ире белән таныштырган, сөйләштергән ханымның зирәклегенә мин бүген дә сокланам әле. Кызганычка каршы, Габделфәт Сафинның концертына башкача ничектер барып булмады. Икенче тапкыр егерме елдан артык вакыт узгач кына, үткән ноябрьдә бардым. Артисттагы үзгәрешләрне күзәттем. Әлбәттә, бар алар. 90нчы еллар ахырындагы ябык кына, оялчан елмаюлы Габделфәт түгел инде бу. Үз-үзенә ышанган, зур популярлыкка ирешкән йолдыз. Талантлы, үзенчәлекле җырчыны халык “шашып” ярата, һәр чыгышын урыннарыннан сикереп торып, көчле алкышлап каршы ала. Бу уңышка ирешүдә теге чибәр ханым — зирәк хәләл җефетенең дә өлеше зурдыр, билгеле. “Һәр бөек ир-егет артында бөек хатын-кыз тора”, — дип юкка әйтмәгәннәр шул. Тагын бер кызыклы очракны язып үтим әле. Бервакыт без кызлар белән Татарстаннан килгән бик сәләтле, популяр җырчы һәм композитор концертына бардык. Бу композиторның һәр җыры — хит, барлык йолдызлар репертуарында бар, үзе дә җырлый. Концертны бик хушланып карадык, ошаттык, соңыннан, гадәттәгечә, интервью алырга кердек. Артист гримеркасына чакырды. Минем “группа поддержки” — ике дус кызым. Утырдык, мин сораулар бирә башладым. Җырчы бик тиз сөйли торган булып чыкты, үзе шул арада ниндидер үз эшләре белән шөгыльләнә, мин башымны күтәреп карарга да өлгерә алмыйм, дулкынланудан аскы иренне тешләп, ашыгып-ашыгып блокнотка язып өлгерергә тырышам. Ручкадан ут кына чәчрәми инде! Билгеле, диктофонның әсәре дә юк. Шөкер, барлык сорауларыма җаваплар алдым, артист яныннан чыкканда күңелдә инде мәкалә туа башлаган иде. Шунда дус кызларымның бөтенләй тавышсыз булуын искә алдым. Гадәттә алар мин әңгәмәләшеп чыкканнан соң бертуктаусыз сөйли, хис-кичерешләре белән бүлешә башлый иде. Ә бу юлы ләм-мим. Игътибар белән карасам, берсе ап-ак булган, икенчесе кып-кызыл. — Ни булды? — мин әйтәм.— Син блокнотыңнан башыңны да күтәрмәдең, аның нишләгәнен күрмәдең! — диләр.— Нишләде соң ул шулкадәр? — димен.— Ул синең сорауларга җавап бирә-бирә концерт киемен алыштырды, чишенеп киенде, яныңда бераз трусикта гына басып торып сөйләде! Менә сиңа мә, менә артист халкы... Ярый әле карамаганмын, бәлки, яхшы әңгәмә барып чыкмас иде. Шулай да тормыш соңыннан миңа бер үкенеч тә калдырмады, сәхнәдә чыгыш ясаучыларның төрле кыяфәтләре күрелде, чөнки бер җырчыга кияүгә дә чыгып алырга туры килде... Менә шулай, дуслар. Ә сез концертларга йөрисезме? Без әле дә йөрештерәбез. Ләкин яшьлектәге кебек маҗаралар юк инде. Яшьлек — яшьлек шул ул... Аның хатирәләре онытылмый. Шулай да гомернең һәр мизгелен канәгатьлек белән, яратып кабул итәргә кирәк, беләм. Шуңа бар да яхшы, бар да тәртиптә. Тик бер нәрсә генә күңелне кыра кайчак — яшь, матур егетләр инде үземә “Ләйсән апа” диләр, шунысы бераз күңелсез...