Башкалада яшәүче бер хатын-кыз социаль челтәрләрдә “Бакалинская” һәм Менделеев урамнары чатындагы пычрак светофорларга зарланган. Аның сүзләренчә, сигналны таныр өчен нык тырышырга кирәк булган. 30 мартта “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы хәбәрне теркәп, Уфа шәһәре хакимиятендәге коллегаларына эшкә җибәргән.Шәһәрдә светофорларны карап-тоту өчен “Уфагорсвет” муниципаль предприятиесе җаваплы. 31 мартта аның хезмәткәрләре аларны чистарткан.Икенче вакыйга да чисталык турында. Бу юлы бер уфалы социаль челтәрләрдә, Сипайлово микрорайонындагы “Кашкадан” тукталышының фотосын урнаштырып, аның кайчан юылачагын сораган. Хәбәр 3 апрельдә Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системасына эләгә. Аннары аны Уфаның Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләре үз контроленә ала. Шул ук көнне коммуналь хезмәткәрләр тукталыш павильонын юган һәм мөрәҗәгать авторына җавап биргән. Гафури районының Татар Саскүле авылында яшәүче хатын социаль челтәрләрдә туган авылында балалар бакчасы ачуны сораган. Баксаң, бу авылда