"Красное Белое" кибете сатучысына пычак кадаган 30 яшьлек хатын-кызга гаепләү белдерелгән. Бу хакта Башкортстанның Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.Фаҗига 4 мартта башкаланың Нижегородка бистәсендә була. Хатын кибеткә исерек хәлдә килгән. Бернинди сәбәпсез ул моңа кадәр таныш булмаган 19 яшьлек сатучы кызган ике тапкыр пычак кадаган.Сатып алучыларның берсе һөҗүм итүчене туктата һәм полиция килгәнче аны тоткарлый, ә зыян күргән хезмәткәрнең хезмәттәшләре ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма кыз биш көннән соң дәваханәдә вафат була.Сораштыру вакытында хатын моны тикшерү изоляторына эләгергә теләгәнгә эшләгәнен аңлата. Аның якын танышы да кешене пычак белән яралаган өчен анда була. Ул теләгәненә ирешә — хәзер хатын-кыз сак астында. Шул ук вакытта ул үз гаебен танымый.- Хәзерге вакытта тикшерүне вакытлыча туктатып торуга юнәлтелгән чаралар үткәрелә, гаепләнүчегә карата психологик-психиатрик суд экспертизасы билгеләнгән, - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында.Сантыйларга суд юк шул...