А. С. Пушкин исемендәге Рәсем сәнгате дәүләт музее һәм Русия Фәннәр академиясенең Археология һәм этнография музее «Троя алтыны һәм хәзинә» күргәзмәсен тәкъдим итә, аның кысаларында Европаның V меңьеллык азагыннан алып безнең эрага кадәр VII гасырга кадәр төрле тарихи чорларындагы хәзинәләрдән йөздән артык кыйммәтле әйбер күрсәтеләчәк. Күргәзмәнең төп өлешен Пушкин музее җыентыгыннан куелган һәйкәлләр тәшкил итә, алар металл эшкәртү һөнәренең төп чорларын чагылдыра. Экспозицияне бакыр чорына һәм Үзәк Европадагы иң борынгы алтын үрнәкләргә караган өч уникаль алтын диск ача. Моннан тыш, экспозициядә хәрби һәм эш кораллары тәкъдим ителгән. Соңгы бронза һәм иртә тимер гасыр чорындагы риторибутлар борынгы заманда шактый катлаулы ритуаллар системасы булуын һәм үзләренең килеп чыгышын аллалардан һәм геройлардан алып барган юлбашчылар белән бәйле телдән риваятьләр китерүче җырчылар булуын дәлилли. Күргәзмә Русия Фәннәр академиясенең Р. Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының Археология һәм этнография музеенда (Уфа шәһәре, Карл Маркс урамы, 6) 24 апрельдән 23 июльгә кадәр эшләячәк.