Шушы көннәрдә авыл халкы ярдәме белән алынган азык-төлек һәм хәрбиләргә кирәк булган башка әйберләрне “Изге Нәүруз” мәчетендә тартмаларга тутырып, Украинада хезмәт иткән якташларына җибәрү өчен әзерләп куйдылар.Шунысын да билгеләп үтәсем килә: районыбызның бер генә авылы да бу изге эштән читтә калмады. Менә кечкенә Сарт-Нәүруз авылында яшәүчеләр дә шулар исәбендә. Авылның активисты Альфира апа Мортазина әйтүенчә, мобилизация игълан ителү белән алар авылдашлары белән берничә тапкыр мәчеткә җыелышып, табыннар корып, бергәләп илдәге тынычлыкны, солдатларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, Коръән мәҗлесләре үткәргәннәр, догалар юллаганнар. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мобилизацияләнгән егетләрнең әниләрен, хатыннарын мәчеткә җыеп, аларга бәйрәм табыны оештырганнар. Күптән түгел генә махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләрне дә мәчеткә чакырып, кунак иткәннәр.- Күреп-ишетеп торабыз, барлык авылларда хәйрия акцияләре уза. Без үзебез дә Прибельский авыл биләмәсе хакимияте, мәдән