- Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне сәламлим. Бөтен республика, бөтен ил сезнең белән горурлана, кыска вакытлы ялдан соң сез кабат катлаулы хәрби бурычларны хәл итәргә барасыз, — диде Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов. - Безнең өчен сез батырлык һәм патриотизм үрнәге булып торасыз. Белегез, егетләр, республика гаиләләрегез турында хәстәрлекне үз өстенә ала, шулай ук сезгә даими рәвештә килеп, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәчәкбез. Сезгә йөкләнгән хәрби бурычларны намус белән үтәп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз!Сугыш хәрәкәтләре ветераны, «Башкортстан сугышчан туганлыгы» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Марат Салихов билгеләп үткәнчә, Башкортстан һәрвакыт үзенең сугышчылары белән дан тоткан. Менә хәзер дә Башкортстан батальоны батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә."Ял бер мизгел кебек үтте, - дип уртаклаша хәрбиләрнең берсе Али, ул гаиләсе белән булган, балалары, әти-әниләре белән аралашкан. - Иң мөһиме -