Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Хәйрия фонды шәфкатьле эшләр башкара

«Круг добра» хәйрия фонды ярдәм төрләре исемлеген киңәйткән. Фонд ярдәм иткән 71 сирәк авыруга тагын бер авыру өстәлгән: умыртка миенең муен бүлеге миелопатиясе. Авыруны җиңәргә сатып алыначак MARK IV препараты ярдәм итәчәк. Шулай ук бу хәйрия фондының Эксперт советы фондка түләнәчәк кардиологик ярдәмнең өченче төре булган уникаль дәвалау ысулын хуплады. "Круг добра" инде 5 528 тәрбияләнүчегә ярдәм итә, шуларның 168е безнең төбәктән. Фондның Эксперт советы балаларны кыйммәтле дарулар белән тәэмин итү өчен тагын 75 гаризаны хуплады. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елда фонд төбәктән 34 балага, былтыр 134 балага ярдәм иткән. Бу елның 1 апреленә 168 бала кирәкле дару препаратлары белән тәэмин ителгән. «Круг добра» фонды Русия Президенты Владимир Путин указы белән 2021 елның 5 гыйнварында балаларга сирәк, авыр орфан авырулары белән көрәштә ярдәм итү өчен оештырылган иде. Кыйммәтле, әле теркәлмәгән препаратлар сатып алына һәм инновацион дәвалау ысуллары финанслана. Финанслау чыганагы елына 5 миллион сумнан артык керемле гражданнарның югары салымы исәбенә табыла. Видеоязманы сылтама буенча карагыз: https://disk.yandex.ru/i/D7vNBMBaGNRhng Фото: “rare-diseases.ru”