Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Туган тел укытучылары Коралачыкка бәйрәмгә җыелды

Шушы көннәрдә Фёдоровка районының Коралачык мәктәбендә "Хезмәтем, көчем — милләтем өчен!" дигән темага чара үтте. Ул “Педагог һәм остаз елы”на, туган телебезне өйрәнүгә багышланды. Анда районның татар теле укытучылары, татар мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары, педагогик хезмәт ветераннары, укучылар, районның мәгариф бүлеге вәкилләре, татар автономиясе әгъзалары катнашты. Бәйрәм төсе алган чарада туган тел укытучысына хөрмәт һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү темалары үрелеп барды. Татар телендә җырлар, халык җырлары, шигырьләр яңгырады, милли биюләребез башкарылды.Апрель — Тукай ае. Әлбәттә, сөекле шагыйребезнең шигырьләрен дә укучыларыбыз сәнгатьле итеп сөйләде. Алдан "Минем яраткан укытучым" дигән темага татар телендә районда инша конкурсы узган иде. Бәйрәмдә бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.Шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашкан укучылар бүләкләнде. Республика күләмендә олимпиадада җиңеп, Казанда төбәкара олимпиадада катнашучыларга милли автономия исеменнән Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.Татар теле укытучыларына бик күп җылы сүзләр яңгырады, укучылар белән иҗади һәм нәтиҗәле эшләгән педагоглар Мактау грамотасына лаек булды. Татар автономиясе эшендә актив катнашкан дүрт укытучыга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр бирелде.Коралачык мәктәбе укучылары, укытучылары бу көнгә бик матур сценарий әзерләде һәм башкарып чыкты, кунакка килүчеләр дә матур чыгышлары белән сокландырды. Кыскасы, бу чын татар бәйрәме булды. Укытучыга хөрмәт күрсәтү, ә укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту максатында башкарылды бу эш.Бәйрәм ахырында милли азыклардан аш-су өстәле әзерләнде, уразада булмаган һәр кеше токмачлы аш ашап, тәмле чәйләр эчеп кайтып китте. Куелган максатларга ирешелде. Татар мәктәпләреннән килгән делегацияләргә туган телдә китаплар, журналлар тапшырылды. Моның өчен чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтлебез! Сөмбел Хәйбуллина.