Үзгәрешләр ике пунктка кагыла. Беренчедән, хезмәт өчен дәүләт пошлинасын түләүгә мораторий вакыты турында мәгълүмат яңартылды. Икенчедән, гариза бирергә мөмкин булган ресурслар турында мәгълүмат актуальләштерелгән. - Элегрәк дәүләт пошлинасын түләүгә мораторий 2022 елның 14 мартыннан 31 декабренә кадәр кертелгән иде. Хәзер ул озайтылды һәм 2023 ел ахырына кадәр эшләячәк. Шулай ук документлар тапшыруга кагылышлы төзәтмәләр кертелде. Марттан медицина эшчәнлеген лицензияләү буенча гаризаларның барлык төрләре, аерым алганда, беренчел һәм кабат лицензияләү, лицензиянең гамәлдә булуын туктату дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша гына кабул ителә. Региональ "Дәүләт хезмәтләре" порталы хәзер аларны кабул итми. Аның аша лицензияләр реестрыннан өземтә генә алырга мөмкин, - дип аңлата Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында лицензияләүнең ачык алгоритмын табарга мөмкин. Уңайлы
Медицина эшчәнлеге буенча лицензия алуга инструкция яңартылды
13 апреля 202313 апр 2023
2
1 мин