Коры җылы һава торышы урнашу нәтиҗәсендә подрядчылар Шәфиев һәм Лев Толстой урамнарында юл эшләрен башлады.- Подряд оешмасы әзерлек эшләре алып бара. Бу урамнарда эшчеләр яраксыз хәлгә килгән иске юл түшәлмәсен фрезерлауга кереште, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.Шәфиев урамындагы 500 һәм Лев Толстой урамындагы 730 метр озынлыктагы участокны ремонтлау планлаштырылган. Эшләр кысаларында 10 мең кв. метрдан артык яңа асфальт-бетон салу, борт ташларын алыштыру, техник полосалар эшләү, тротуарларны ремонтлау планлаштырыла. Ремонт тәмамланганнан соң горизонталь юл билгеләре төшереләчәк. Әлеге урамнардагы барлык эшләрне 15 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.Быел Уфада, шулай ук, Һалле шәһәре (Р. Зорге урамыннан Октябрь проспектына кадәр), Демьян Бедный (Глазов урамыннан транспорт развязкасы белән киселешкә кадәр), Менделеев (Обь урамыннан Караидел урамына кадәр), Рига урамнары ремонтланачак.