Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Яркий" бик чагу бистә булачак

Эшләр барышы турында "УСРДИС" начальнигы Константин Паппе мэриядәге оператив киңәшмәдә сөйләде.Шәһәрнең яңа бистәсендә юллар төзелеше агымдагы елның гыйнварында башланды. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча финанслана.Урамда да, бульварда да икешәр хәрәкәт полосасы һәм тротуарлар, яктырту каралган. Бульвар буйлап (380 м) велосипед юлы җәеләчәк. Яр буе төзелгәндә (озынлыгы - 608 м) газүткәргеч торбаларын күчерергә туры киләчәк.Хәзер объектка 12,5 мең тонна ком-таш катнашмасы һәм 65 мең кубометр туфрак кертелгән. Әле әзерлек эшләре алып барыла, бордюрлар, кое боҗралары китерелә.«Торак һәм шәһәр мохите» проекты буенча, шулай ук, "Затон-Көнчыгыш" бистәсендә гомум озынлыгы 4,12 км булган юллар төзелә: киләсе ел ахырына анда җиде яңа урам барлыкка киләчәк.Фото: Уфа шәһәре хакимияте