Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан социаль өлкәгә өстәмә акча алачак

"Карар мондый учреждениеләр төзү планнан алда барган төбәк башлыкларының мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә кабул ителде", - дип аңлаттылар Русия Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.Дәүләт ярдәме алучылар арасында Башкортстан да бар, аңа быел өстәмә рәвештә 297,5 млн сумга якын акча бүленәчәк, киләсе елда республика тагын 19,6 млн сум алачак.Башкалар арасында Адыгея, Бурятия, Ингушетия, Мордовия, Тыва Республикасы, Якутия, Хакасия, Чечня, Чувашия, Марий Эл Республикасы, шулай ук Вологда, Курск, Калуга, Новгород, Тула, Самара, Ульяновск, Иркутск өлкәләре һ.б. барлыгы 41 төбәк бар.Алдагы ике елда инвалидлар һәм өлкәннәр өчен социаль учреждениеләр төзүгә федераль бюджетта 22 млрд сумнан артык акча каралган. Эш «Демография» гомумдәүләт проектына кергән «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында алып барыла. Фото: mk.ru