Киңәшмә башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе төзелүче ашханә корпусын карады. Аны быел файдалануга кертергә тиешләр. Парк территориясендә шулай ук Русия Мәгариф министрлыгының федераль программасы буенча 100 кешегә исәпләнгән балалар өчен физкультура-савыктыру комплексы һәм 2 модульле корпус төзеләчәк. Киңәшмәдә Радий Хәбиров ассызыклаганча, барлык объектлар һәм территорияне төзекләндерү сыйфатлы башкарылырга тиеш. - Безнең бурыч - бөтен республиканы географик яктан капларлык төбәк бүлекләрен-филиалларны билгеләү. Без шулай ук уңайлы логистика булдырырга тиеш. Ләкин иң мөһиме - парклар сыйфатлы булсын. Барысы да Чишмә районындагы кебек булырга тиеш, - дип билгеләп үтте киңәшмәдә Радий Хәбиров. "Патриот" паркының беренче филиалы Баймак районы Күлтабан авылындагы мәдәни-мәгариф үзәге булачак. Республика Башлыгы муниципалитетка эш сәфәре вакытында мәйданчыкны карады. Тагын ике потенциаль мәйданчык - Авыргазы һәм Кыйгы районнарында урнашкан. Фото: glavarb.ru