Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Сулар һава - саф, эчәр сулар чиста булсын!

Экологик форум - төбәктә бизнес ягыннан да, җәмәгатьчелек һәм халык ягыннан да экологик мәдәният үсешен стимуллаштыруга юнәлтелгән бердәнбер күптармаклы күргәзмә проекты. Аны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештыра.Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов билгеләп үткәнчә, чара ачылу вакытында "Башкортстан Республикасында Русия суы" акциясенә старт биреләчәк. Шул ук көнне Русия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Башкортстан Хөкүмәте һәм ике сәнәгать предприятиесе арасында килешүләр имзаланачак. Шулай ук Беларусь Республикасыннан Башкортстанга зубрлар кертүгә әзерлек һәм кертелгән зубрларны беренчел адаптацияләү буенча комплекслы чаралар планына кул кую тантанасы узачак.- Форум һәм күргәзмә экологик хәвефсезлекне тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә җавап табарга ярдәм итәр дип ышанам, - дип билгеләп үтте Нияз Фазылов.Форумның эшлекле программасы үзәгендә - "Һаваның пычрану факторлары. Проблемалар һәм аларны хәл итү юллары" чарасы .Анда модератор булып Русия Экология җәмгыяте башлыгы, «Экология» гомумдәүләт проектының Иҗтимагый-эксперт советы рәисе Рәшит Исмәгыйлев чыгыш ясаячак. Эшлекле программа кысаларында федераль һәм төбәк спикерлары катнашлыгында 20 дискуссия мәйданчыгы һәм "түгәрәк өстәл" узачак.Экологик форумга Русия табигый ресурслар һәм экология министрының беренче урынбасары Константин Цыганов җитәкчелегендәге рәсми делегация киләчәк, делегация составына Удмурт Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы, Чиләбе, Ырынбур һәм Свердловск өлкәләре, Татарстан, шулай ук Беларусь Республикасы төбәк министрлыклары вәкилләре керә.Шулай ук форум эшендә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Русия Дәүләт думасы, Экология министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик хәвефсезлек өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты вәкилләре, табигатьне саклау ведомстволары җитәкчеләре катнашачак.