Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Төбәктә чүп эшкәртүче ике комплекс барлыкка киләчәк

- 4,374 миллиард сумлык ике концессия ябылды, алар кысаларында Башкортстанда каты коммуналь калдыклар белән комплекслы эш объектлары төзеләчәк. Объектларны эшкәртүнең гомум куәте - елына 205 мең тонна, утильләштерүнең куәте елына 73 мең тонна тәшкил итәчәк, - дип билгеләп үтте "Русия экология операторы" җитәкчесе Денис Буцаев. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республикада гамәлгә ашырыла торган проектларның нәтиҗәгә юнәлтелүенә игътибарны итте. Барлык планлаштырылган чаралар билгеләнгән вакытта үтәлә. - Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы объектларын файдалануга кертү безгә полигоннарны тулыландыру проблемасын бетерергә һәм "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында чүпнең 100 процентын сортларга аеру һәм полигоннарда урнашкан калдыклар күләмен ике тапкыр киметүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Объектлар төзүне төгәлләү срогы - 2025 ел, - диде Андрей Назаров. Чүп эшкәртү комплекслары Краснокама (эшкәртү куәте — 115 мең тонна, утильләштерү — 41 мең тонна

- 4,374 миллиард сумлык ике концессия ябылды, алар кысаларында Башкортстанда каты коммуналь калдыклар белән комплекслы эш объектлары төзеләчәк. Объектларны эшкәртүнең гомум куәте - елына 205 мең тонна, утильләштерүнең куәте елына 73 мең тонна тәшкил итәчәк, - дип билгеләп үтте "Русия экология операторы" җитәкчесе Денис Буцаев. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республикада гамәлгә ашырыла торган проектларның нәтиҗәгә юнәлтелүенә игътибарны итте. Барлык планлаштырылган чаралар билгеләнгән вакытта үтәлә. - Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы объектларын файдалануга кертү безгә полигоннарны тулыландыру проблемасын бетерергә һәм "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында чүпнең 100 процентын сортларга аеру һәм полигоннарда урнашкан калдыклар күләмен ике тапкыр киметүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Объектлар төзүне төгәлләү срогы - 2025 ел, - диде Андрей Назаров. Чүп эшкәртү комплекслары Краснокама (эшкәртү куәте — 115 мең тонна, утильләштерү — 41 мең тонна, инвестицияләр — 2,317 миллиард сум) һәм Дүртөйле (эшкәртү куәте — 90 мең тонна, утильләштерү — 32 мең тонна, инвестицияләр — 2,056 миллиард сум) районнарында төзеләчәк. Фото: pravitelstvorb.ru