Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Хәрби бурычлыларның бердәм реестры булдырылачак

Реестрның төп максаты - хәрби исәптә торучылар турында мәгълүматны системалаштыру һәм бу мәгълүматны онлайн режимда актуальләштерү мөмкинлеге бирү. Бу хәрби бурычлы халыкка хәрби комиссариатларга гаилә, прописка, эш урыны, мәгариф һәм башка мәгълүматның үзгәрүе турында хәбәр итәргә кирәкми, дигәнне аңлата. Хәзер мондый бурыч законнарда каралган. Реестр эш бирүчеләргә һәм мәгариф оешмаларына да эшне җиңеләйтәчәк - алар "Дәүләт хезмәтләре" электрон мәйданчыгы аша еллык хисаплар җибәрүгә күчә алачак. Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев сүзләренчә, мобилизациянең яңа дулкыны турында имеш-мимешләр белән реестр кертү берничек тә бәйле түгел. - Узган көздә күпләр хәрби исәпкә алу һәм чакыру системасының камил булмавын сизә алды. Шулай ук хәрби частьләрдән кайтарырга туры килгәннәр дә бар иде. Хәзерге системаны яхшыртырга кирәклеге аңлашылды. Чынлыкта, хәзер хәрби исәпкә алу һәм хезмәткә чакыру тәртибен оптимальләштерергә тәкъдим ителә, – дип белдерде Мәкъсү

Реестрның төп максаты - хәрби исәптә торучылар турында мәгълүматны системалаштыру һәм бу мәгълүматны онлайн режимда актуальләштерү мөмкинлеге бирү. Бу хәрби бурычлы халыкка хәрби комиссариатларга гаилә, прописка, эш урыны, мәгариф һәм башка мәгълүматның үзгәрүе турында хәбәр итәргә кирәкми, дигәнне аңлата. Хәзер мондый бурыч законнарда каралган. Реестр эш бирүчеләргә һәм мәгариф оешмаларына да эшне җиңеләйтәчәк - алар "Дәүләт хезмәтләре" электрон мәйданчыгы аша еллык хисаплар җибәрүгә күчә алачак. Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев сүзләренчә, мобилизациянең яңа дулкыны турында имеш-мимешләр белән реестр кертү берничек тә бәйле түгел. - Узган көздә күпләр хәрби исәпкә алу һәм чакыру системасының камил булмавын сизә алды. Шулай ук хәрби частьләрдән кайтарырга туры килгәннәр дә бар иде. Хәзерге системаны яхшыртырга кирәклеге аңлашылды. Чынлыкта, хәзер хәрби исәпкә алу һәм хезмәткә чакыру тәртибен оптимальләштерергә тәкъдим ителә, – дип белдерде Мәкъсүт Шадаев. Реестрны эшләтеп җибәрүнең төгәл вакыты турында әлегә мәгълүмат юк. Ул, мөгаен, көзге хәрби хезмәткә чакыру башланганчы ук тулы күләмдә эшли башлаячак. Фото: smi2.ru