Съезд кысаларында үткән уку елында Башкортстанда ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләренең эшенә йомгак ясалачак һәм 2023-24 уку елына эш планнары билгеләнәчәк, ассоциацияләнгән мәктәпләр базасында ЮНЕСКО проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, шулай ук мондый мәктәпләр һәм клублар өчен Беларусь һәм Кыргызстан республикалары белән уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралачак.Съезд эшендә Русия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясеннән, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларыннан, Беларусьтан, Кыргыстаннан, шулай ук Русия төбәкләреннән: Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән мәртәбәле кунаклар катнашачак.III съезд нәтиҗәләре буенча Резолюция кабул ителәчәк, анда ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләренең киләсе елга төп бурычлары һәм эш планнары, шул исәптән ЮНЕСКО линиясе буенча башка илләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре язылачак.Фото: bashinform.ru