Константин Толкачев сүзләренчә, быел “Бердәм Русия” партиясенең праймеризы республикада беренче тапкыр онлайн-форматта гына узачак. Алдан тавыш бирү процедурасы коронавирус пандемиясенә кадәр һәрвакыт ачык формада узган. Аннары катнаш системаны: ачык һәм онлайн-тавыш бирүне куллана башладылар. Быел Башкортстанда алдан сайлаулар беренче тапкыр бары тик электрон рәвештә генә үткәрелә. Ачык праймериз Русиянең яңа төбәкләрендә генә узачак.– Онлайн-тавыш бирү объектив нәтиҗәләр бирә. Теге яки бу кандидат узсын өчен субъектив факторларны куллану мөмкин түгел. Шулай ук бу күп сандагы кешеләргә кандидатларны алдан сайлап алу процедурасында катнашырга мөмкинлек бирә, алар партияне төп сайлауларда тәкъдим итәчәк, – диде Константин Толкачев.Башкортстанда Дәүләт җыелышы-Корылтайга алдан сайлауларда катнашу өчен 781 кеше гариза биргән, шуларның 712се инде теркәлгән, калганнары - карауда.– Алдан тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләрнең 61,5 проценты - ир-егетләр (480 кеше), 38,5 проценты – хатын-кызлар (301 кеше), 35 яшькә кадәр яшьләр – 27,5 процент (215 кеше). Күпчелеге - партия әгъзалары һәм тарафдарлары. Партиясез катнашучылар хәзерге вакытта - 174 кандидат, тагын 35 кеше - төбәк парламентының гамәлдәге депутатлары, – диде Руслан Насретдинов. – Иң өлкән кандидатка, депутат Валерий Шәриповка - 78 яшь, иң яше, Уфа фән һәм технологияләр университеты студенты Сәид Дустаметовка - 20 яшь.Башкортстанда 27 апрельгә кадәр Дәүләт җыелышы-Корылтайга алдан сайлауларда катнашу өчен кандидатлар күрсәтү бара. Тавыш бирү 22-28 майда электрон рәвештә узачак, аның нәтиҗәләрен төгәлләгәннән соң ике көн эчендә ясалачак.– 17 апрельдән башланачак иң мөһим этап сайлаучыларны сайтта үз тавышыңны бирү мөмкинлеге өчен теркәү башлануын атарга мөмкин. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, алдан тавыш бирү процедурасы бары тик электрон форматта гына уза. 17 апрельдән 26 майга кадәр республика халкы “Бердәм Русия” партиясеннән Корылтайга депутатлыкка кандидат өчен үз тавышын бирү өчен PG.ER.RU сайтында теркәлә ала. “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша верификация процедурасын узарга кирәк. Тавыш бирүнең бу форматы бик уңайлы, чөнки тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, интернет булган теләсә кайсы урында тавыш бирергә мөмкин, – дип ассызыклады Руслан Насретдинов. – Чынлыкта, безнең республиканың электрон тавыш бирүне уздыру тәҗрибәсе юк, хәтта праймериз форматында да. Шуңа күрә теге яки бу сораулар, әлбәттә, туачак. Без инде кыска инструкцияләр әзерлибез, шул исәптән видеоформатта да, аларны киңкүләм таратачакбыз. Тавыш бирүне уздыру процедурасы һәм теркәү алгоритмнары турындагы мәгълүматны җентекләп аңлатырга тырышырбыз. Шулай ук бездә мәгълүмати пунктлар эшләячәк. Республикада партиянең 4200дән артык беренчел бүлеге бар. Алар сайлаучыларга ярдәм итү процессына җәлеп ителәчәк.Фото: bashinform.ru
Корылтайга алдан сайлауларда катнашу өчен 712 гариза теркәлгән
12 апреля 202312 апр 2023
2 мин