Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Повесткалар электрон төрдә дә киләчәк

Дәүләт думасы депутатлары электрон повесткалар турындагы законны өченче укуда раслады. Проектта хәрби комиссариатка чакыруның электрон рәвештә кабатланырга мөмкинлеге билгеләнә."Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнар повестка алырга тиеш. Аларга повесткалар язма формада җибәреләчәк һәм электрон формада кабатланачак. Повесткаларда гражданнарның аларда язылган таләпләрне үтәмәүләренең хокукый нәтиҗәләре күрсәтелергә тиеш", - диелә документта.Шулай ук пленар утырышта хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыруны күздә тоткан проект кабул ителде. Ул хәрби комиссариатлар тарафыннан формалаштырылачак. Электрон базага түбәндәге мәгълүматлар җыелачак: шәхси мәгълүматлар (ФИО, җенес, туган көне), паспорт, СНИЛС һәм ИНН мәгълүматлары, прописка һәм чынлыкта кайда яшәве, чит ил гражданлыгы яки яшәү рөхсәте булу турында мәгълүмат, хәрби исәпкә кую яки алу, эш урыны, диплом һәм белем, сәламәтлек торышы турында мәгълүматлар.фото: smi2.ru