Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Хәбәрсез югалган дип тану процедурасы җиңеләйтелде

СВО буенча эшче төркемнең бу процессны күпкә җиңеләйтә һәм тизләтә торган инициативасы өченче укуда хупланды һәм Совфедка җибәрелде.- Депутат коллегаларыма оператив хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Хәзер катнашучыларның гаиләләренә еллар буе билгесезлектә көтәргә туры килмәячәк, кешене хәбәрсез югалган дип тану ярты ел узгач та мөмкин. Югалган кеше статусын алганнан соң 3 ай узгач, суд сугышчыны һәлак булган дип танырга мөмкин. Ләкин, әгәр кеше үлем белән янаган шартларда юкка чыккан икән, суд аны 6 ай узгач ук үлгән дип игълан итә ала. Аның якыннарына аерым процедура үткәрү кирәк булмаячак, - дип хәбәр итте эшче төркемнең телеграм-каналында СВО мәсьәләләре буенча җитәкче Андрей Турчак.Шаһитлар булганда да сугышчыны һәлак булган дип тану процессы гадиләштереләчәк: командирның ЗАГСка яки МФЦга белдерүе җитәчәк. Яңа регламент узган елның 24 февраленнән барлыкка килгән барлык очракларга да кагыла. Ул СВО зонасында һәм чик буе зонасында булган кешеләрнең киң даирәсенә кагылачак: сугышчылардан тыш болар - барлык хокук саклау органнары хезмәткәрләре, анда хезмәт бурычларын үтәгән гражданнар, тыныч халык. Һәм туганнарга барлык тиешле ярдәм чараларын алырга мөмкинлек бирәчәк. Фото: башинформ