Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күккә очкан Гагарин! (видео)

Бу вакыйга бөтен дөнья өчен зур сенсация булды. СССР дигән бөек дәүләт җиһан киңлекләрен үзләштерүдә Аме­риканы узып китте. Галәмдәге тәүге кеше – СССРдан.Шулай 1961 елның 12 апрель көнендә җиһанда 108 минутка сузылган сәяхәт мәңгегә тарихка кереп калды. Кораб җиһанга күтәре­леп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә Җир шарын урап чыкты.Бу датаны Юрий Гагарин Җир шары орбитасы тирәли тәүге очыш ясаганнан соң нәкъ бер ел узгач, 1962 елдан СССРда бәйрәм сыйфатында билгели башлыйлар.Бу хакта уфалылар хатирәләре белән уртаклаша:Роберт КӘБИРОВ:"Кара тәлинкә" радиосыннан бу хакта хәбәр ишеттек тә, урамга чыгып та йөгердек - язгы күлләвекләрне, ерганакларны очып кына чыгабыз, үзебез шаулашабыз: "Гагарин күккә очкан! Үскәч мин дә космонавт булам!" Өлкәннәр дә шат, урамда әле тегендә, әле монда җыелып сөйләшләр, Американы узуыбыз белән котлашалар. Өйгә кайтсак, картинәй борчулы, ашыгып-ашыгып дисбесен тарта иде...Земфира ГАЗИЗОВА:- Әткәй ике кызыннан соң, өченчегә малай көткән. Без әнкәй белән аның өметен акламаганбыз, мин 13 апрельдә туганмын да әле, җитмәсә... Әмма әткәй гомеренең азагына кадәр минем туган көнне 12 апрельдә билгеләде. Космонавтика көне аның кызы туган көннән дә мөһимрәк булган күрәсең. Әлбәттә, моңа каршы әйтү булмады, Гагаринны данлаганда тиеп калган кадер-хөрмәт кемгә ярамас?!Ә сезнең Космонавтика көненә бәйле нинди хатирәләрегез бар, дуслар?