12-14 апрельдә Уфада «ВДНХ ЭКСПО» күргәзмә комплексы мәйданчыгында Экология форумы һәм «Экология һәм технологияләр» махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Экология форумы - төбәктә бизнес ягыннан да, җәмәгатьчелек һәм халык ягыннан да экологик культураны үстерүне стимуллаштырырга тиешле бердәнбер күптармаклы күргәзмә проекты. Оештыручылар булып Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Башкортстан күргәзмә компаниясе тора. Ул Русия экология җәмгыяте, профильле ведомстволар, фәнни учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар ярдәмендә уза. Форумның эшлекле программасының үзәк чарасы - "Һаваны пычрату факторлары. Проблемалар һәм чишелеш юллары". Шулай ук эшлекле программа кысаларында федераль һәм төбәк спикерлары катнашлыгында 20 тармак дискуссия мәйданчыгы һәм "түгәрәк өстәл"ләр уза. Шулай ук Форум кысаларында Башкортстанның III экологик эшкуарлары съезды һәм “Сәламәт мохит” бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узачак, анда экосистемаларның пычрануының экологик