Төбәк һәм федераль спикерлар, шулай ук чит ил кунаклары булган утырыш кысаларында Кытай Халык Республикасы алда торган инвестфорумда партнер ил буларак катнашачак, дип хәбәр ителде.«Сян-Э» халыкара компаниясе Директорлары советы рәисе Чжан Ци әфәнде сөйләгәнчә, Кытай Башкортстан белән күпьяклы хезмәттәшлек урнаштыруда кызыксына. Аерым алганда, фән өлкәсендәге багланышлар, шулай ук кайбер инвестицион проектлар турында сүз бара.- Башкортстан территориясендә эшләп килүче югары белем бирү оешмаларында Кытай Халык Республикасыннан 99 студент укый. Вузлар Кытай Халык Республикасы партнерлары белән фәнни, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә актив һәм нәтиҗәле эш алып барыла, - дип сөйләде Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.Чжан Ци әфәнде билгеләп үткәнчә, Кытай Башкортстан университетлары студентлары өчен стажировкалар оештыру белән кызыксына. Хунань провинциясенә "Сян-Э" компаниясендә стажировка, шулай ук кытай телен өйрәнү өчен Уфа дәүләт нефть университетының 50 студенты чакыруга университетлар җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздырырга әзер.Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Урал аръягы-2023” V Бөтенрусия инвестиция сабантуена зур составта Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясе делегациясе килергә планлаштыра. Барлыгы “Урал аръягы-2023” V Бөтенрусия инвестиция сабантуеның эшлекле программасы кысаларында төрле тематикага 20дән артык сессия үткәрү планлаштырыла.Фото: pravitelstvorb.ru
Башкортстан Кытай белән фән өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтә
12 апреля 202312 апр 2023
1 мин