Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кызларыбыз матур булсын!

Башкортстанның Салават районы Торналы модельле китапханәсендә нейл-индустрия дөньясы белән кызыксынучылар өчен осталык дәресе узды. Осталык дәресен маникюр һәм педикюр буенча сертификатлы белгеч Руфина Мөхлисова үткәрде. Осталык дәресе барышында Руфина Азат кызы тырнакларны карауның нинди этаплардан торганын сөйләде, тырнакларның матурлыгын саклап калырга ярдәм итүче иң яхшы чаралар белән уртаклашты. Дәрестә катнашучылар классик маникюрның нигезләрен үзләштерде."Без Торналыда яңа буын китапханә ачылуына бик шатбыз. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында “Мастерицы” ял клубы өчен маникюр өчен җыелма сатып алдылар. Бүген тырнакларны карау осталыгы белән уртаклашучы белгечне чакырдылар. Китапханәгә йөрүчеләргә мондый осталык дәресе бик ошый, рәхәтләнеп киләләр”, — дип тәэссоратлыры белән уртаклашты осталык дәресендә катнашучы Наталья Вахитова. Фото: "contenta.info"