Башкортстан Республикасы Межгорье шәһәренең унынчы сыйныф укучылары өйләренә кайтты. Бер атна дәвамында укучылар төбәк мәктәпләренең югары сыйныф укучыларының уку җыеннарында катнашты. Дәресләр Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” республика хәрби-патриотик паркы территориясендә узды. Яшьләрне патриотик тәрбияләү кысаларында үткәрелә торган чаралар “Мәгариф” гомумдәүләт проектының максатларына ирешүгә юнәлтелгән."Уку җыеннары программасы бай булды: без «Геройлар ярышы» ярышларында рәхәтләнеп катнаштык, парашют манарасыннан сикердек, АК-74 автоматыннан мишеньгә аттык. Дәресләрне дәвам итәргә теләдек, бик ошады!” — дип сөйли 3нче мәктәп укучысы Дмитрий."Биремнәрне үтәгәннән соң безне тәмле төшке аш белән сыйладылар, чын солдатлар кебек аппетит белән ашадык", - дип көлә 1нче мәктәп укучысы Витя.Һәр егет үзенең спортка әзерлеген, яхшы белемен һәм командада бергәләп эшләү осталыгын күрсәтү өчен искиткеч мөмкинлек алды."Безнең егетләргә әфарин, куелган барлык уку бурычларын наму