“Китап Идел буе Болгарстаны халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган, илебезнең совет һәм советтан соңгы чорның киң билгеле мөселман дин әһелләренең берсенең тормыш юлы турында сөйли. Бу олы проектның җитәкчесе – Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Башкортстандагы вәкаләтле вәкиле Әюп хәзрәт Бибарсов. Редколлегия составында – Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Мәскәү Ислам институтының өлкән фәнни хезмәткәре Вячеслав Әхмәдуллин, публицист, этнолог, Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең кинодокументаль проектлары җитәкчесе Әхмәт Макаров. Әлеге хезмәтнең үзенчәлеге, аның Русия өммәте өчен әһәмияте турында китапка үзенең кереш сүзендә Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин болай дип язган: “Пенза өлкәсе мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте рәисе, танылган дин эшлеклесе һәм вәгазьче Габбас хәзрәт Бибарсовның архив документларын, тарафдарларының һәм якыннарының истәлекләрен үз эченә алган китап, һичшиксез, өммәтебезгә бик кирәк иде. Исламга хезмәт итүгә гомерен багышлаган, үз идеалларына һәм сайланган юлына тугрылык саклаган, нык рухлы һәм гадәти булмаган характерлы дин кардәшебезнең тормыш юлы турында истәлек киләчәк буыннарга үгет-нәсыйхәт буларак бик мөһим...” Чыннан да, Пенза өлкәсе мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте мөфтие Габбас хәзрәт Бибарсов үз чорының иң абруйлы мөселман дин әһелләренең берсе иде, аны Русия һәм БДБ мөселманнары яхшы белде һәм ихтирам итте. Өммәт һәм Ислам мәнфәгатьләрен яклау эшендә карашларының чын, объектив булуы, үз фикерләрен яклау һәм әйтүдәге кыюлыгы өчен Габбас Шәгъбан улы Бибарсовны әле үзе исән вакытта ук “Исламның арысланы” дип атадылар. Бу китапның аталышында чагылыш тапты. Ул, шулай ук, шәкертләренә аталарча мөнәсәбәттә булган рухи остаз иде. Советтан соңгы чорның күп кенә танылган хәзерге мөселман дин әһелләре аның шәкертләре булып тора. Китапта Бибарсовларның гаилә архивыннан күп документлар һәм материаллар урнаштырылган, шул исәптән совет чорында озак вакыт дәвамында бердәнбер рәсми Ислам уку йорты булган Бохараның “Мир-Гарәп” мәдрәсәсе студентларының көндәлек тормышыннан уникаль фотосурәтләр. 1951 елның февралендә Үзәк диния нәзарәте пленумында вакытлыча мөфти Мөхәммәт хәзрәт Тугызбаевның беренче тапкыр басылган чыгышы зур фәнни кызыксыну уята. Габбас хәзрәт Бибарсовның шәхесенең һәм характерының уникальлеге аның властьның дингә мөнәсәбәте кискен кире булган елларда Ислам белеме алу омтылышында күренә. Ул 1964-71 елларда Бохарадагы “Мир-гарәп” мәдрәсәсендә белем ала. Уфаның беренче җәмигъ һәм Бакуның “Аҗдарбәк”, туган авылы Урта Әләзән мәчетләрендә имам-хатыйб булып хезмәт итә. 1998 елның 31 мартында Пенза өлкәсе мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте мөфтие итеп сайлана. Габбас хәзрәт Бибарсовның кече ватаны – Пенза өлкәсендәге Русиядә иң зур татар авылы Урта Әләзән турында хикәя укучыларда һичшиксез зур кызыксыну уятыр. Ул бүген, күп очракта аның тырышлыгы белән, татарларның уннан артык мәчет гамәлдә булган милли, дини, мәгърифәтчелек үзәкләренең берсе булып тора. Габбас хәзрәт Бибарсов, борынгы татар морзалары нәселенең бер күренекле вәкиле буларак, үзе тормышын халкына хезмәт итүгә, аның традицияләрен саклап калуга һәм дин гыйлемен арттыруга багышлады”, дип яза DUMRF_TAT. “Мәдинә” нәшрият йортында дөнья күргән татар халкының күренекле улы Габбас хәзрәт Бибарсов һәм аның эшчәнлеге турында үзенчәлекле мәгълүматлар тупланган “Исламның арысланы”-“Лев Ислама” дигән Фәнүз Хәбибуллинның 18 бүлектән торган 432 битлек яңа китабы белгечләр өчен дә, киң даирә укучылары өчен дә гаять кызыклы һәм файдалы чыганак булачак. Фото: DUMRF_TAT.