"Эльмира киткәч, баштарак көнем – көн, төнем төн булмады. Үз гомеремдә якын кешемне югалтканым юк иде. Шәхси сәбәпләр аркасында җирләргә дә бара алмадым. Шул да күңелемә төер булып утырды, хәзер дә әле ул мине тырнап тора", - дигән Айсинә Биккинина "Интертат" хәбәрчесенә. Ул җырчының концертларына афишалар ясау белән шөгыльләнгән."Эльмираны җирләп, берәр ай узгач, төш күрдем. Эльмира янәшәмдә утыра икән, ә мин аны күрү шатлыгыннан үксеп елыйм. «Эльмиркам, син кая булдың, сине үлгән дип әйтәләр бит», – дим. Ул да мине кочаклый, үбә. Ул күрешүдән уянган хисләрне әйтеп бетерә торган түгел. «Юк-юк, ул бит театр гына иде. Минем барысы да яхшы, мин үлмәдем. Мин һәрвакыт сезнең белән», – ди. Үзе бәхетле елмая… Менә шушы төш кенә җаныма тынычлык бирде.Бу көннәрдә нигәдер аеруча өзгәләнеп сагынып йөрдем аны. Нечкә күңелле кеше буларак, иң беренче җырларына гашыйк булып, яраткан идем мин Эльмираны. Үзе дә, җырларындагыча, садә күңелле, ачык кеше булып чыкты. Безнең яшь аермабыз 14 ел. Шуңа миңа