Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Урал аръягында халык гөрләтеп яши!

"Үзгәрешләр җиле" Бөтенрусия конкурсының икенче этабында Башкортстаннан 2020 елда Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча проект тәкъдим ителде. Ул үзәк мәйданны, шулай ук район хакимияте бинасын, Салават Юлаев проспекты участогын һәм иҗтимагый киңлекләрне, мәйданнан Салават Юлаев исемендәге паркка алып баручы территорияне төзекләндерүне күздә тотты. Радий хәбиров төзекләндерелгән мәйданны карап чыкты һәм халык белән аралашты. Ә журналистлар белән әңгәмәдә республика җитәкчесе Сибайга һәм Баймак районына эш сәфәренә йомгак ясады. - Урал аръягы кайнап тора, халык гөрләтеп яши. Әлбәттә, проблемалар бар, ләкин без хәл итәбез. Бүген без бюджет акчасына төзелә торган объектларны карадык. Яхшы динамиканы күрәбез. Халык белән дә аралаштык. Безнең бурыч – аларның тормышын яхшырту, - диде Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru