Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Баймакта яңа балалар поликлиникасы төзелә

Медицина учреждениесе 2021 елда Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча “Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә башлаган иде. 5,8 мең квадрат метр мәйданлы 3 катлы бинада планда диагностика, рентгенология, стоматология, физиотерапия бүлекләре, шулай ук хирургия һәм травматология блоклары, ашыгыч ярдәм, көндезге стационар урнаштыру каралган. Балалар поликлиникасында пациентларны педиатрлар, оториноларинголог, офтальмолог, невролог, травматолог-тоопед, балалар хирургы, кардиолог һәм башка белгечләр кабул итәчәк. Медицина учреждениесендә шулай ук пациентларның туганнары һәм якыннары, ана һәм бала өчен махсус бүлмәләр, уңайлы шартлар булдырылачак. «Геострой» подрядчы оешмасының генеральный директоры Рөстәм Хаҗиев объектта түбә һәм эчке инженерлык челтәрләрен монтажлауга керешүләре хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, бинаның ике катына җылылык бирелгән, эчке бизәкләү эшләре дәвам итә. Башкортстан Башлыгы объекттагы эшләрнең барышы белән танышты һәм агымдагы елның 11 октябрендә Республика көненә поликлиниканы җиһазландыруны тәмамларга йөкләде. - Объект җәйдә әзер булачак. Бүген без җиһазлар сатып алу һәм аларны лицензияләү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштык. Бу Баймак өчен яхшы больница комплексы булачак, – диде Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru