Исегезгә төшерәбез, инфекцион үзәк коронавирус пандемиясе чорында төбәк Башлыгы йөкләмәсе буенча төзелде. Радий Хәбиров үзәк биналарын карады һәм пациентлар белән аралашты. Республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, төбәктә covid-госпитальләрнең инфекцион йөкләнеше кими. - Без инфекцион госпитальләр челтәрен төзегәндә аларның алга таба эшләве турында да уйладык. Безгә аларны акрынлап кына күппрофильле давәханәләр итеп үзгәртергә кирәк. Сибай, Туймазы, Стәрлетамактагы үзәкләр буенча планнарыбыз турында фикер алышырбыз. Зубоводагы госпиталь әлегә коронавируслы авырулар белән тулган. Шуңа күрә әлегә йогышлы пациентларны шунда җибәрәчәкбез, ә монда башка авыруларны дәваларга мөмкин булачак. Койка фонды нәтиҗәле эшләргә тиеш, - диде Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru
Инфекцион госпитальләрне үзгәртеп кору планын әзерләү мөһим
11 апреля 202311 апр 2023
~1 мин