Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Сыйныфташының башына каләм кадаган...

Шушы көннәрдә Уфа гимназиясендә дүртенче сыйныф укучылары арасында низаг булган. Хокук саклау органнарындагы чыганактан билгеле булганча, беренчел мәгълүматлар буенча, ызгыш вакытында малайларның берсе көндәшенең башына каләм кадаган. Мәктәп укучысына медицина ярдәме кирәк булган.Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә әлеге хәлгә мондый комментарий бирделәр:"Гимназиядә булган вакыйга буенча низагта катнашучыларның әти-әниләре һәм учреждение хакимияте катнашлыгында профилактика советы билгеләнгән. Моннан тыш, сыйныфта ата-аналар җыелышы уздыру планлаштырыла".Шулай ук, "Башинформ" агентлыгы малайларның әти-әниләре бер-берсенә дәгъвалары юк дип гариза язганнарын ачыклаган.Фото: "Башинформ" агентлыгы