- Стратегия күрсәткече белән 2030 елга кадәр республикада яшәүчеләрнең 70 процентын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү билгеләнгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче кешеләр өлеше 56 проценттан бераз гына артык тәшкил итә. Башкортстан Республикасы Идел буе федераль округында бу җәһәттән икенче урында тора, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов сөйләвенчә, 2021 елда Башкортстан социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәтләре күрсәтү механизмнарын сынау төбәкләре исемлегенә кергән. Үткән елда спорт тармагы «баскетбол», «йөзү», «спорт көрәше», «теннис», «тимераякта фигуралы шуу», «футбол», «нәфис гимнастика», «шахмат» кебек 8 спорт төре буенча күрсәтә башлады. Әлеге хезмәтләргә бюджеттан 50 млн. сум акча каралган. Спорт министрлыгы тарафыннан аерым категориядәге гражданнарга физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү өчен муниципаль социаль заказны финанс белән тәэмин итүгә республика бюджетыннан муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү һәм бүлү тәртибе эшләнде. Физкультура-савыктыру хезмәтләрен күрсәтү Башкортстан Республикасы территориясендә юридик берәмлек буларак теркәлгән, оештыру-хокукый рәвешләренә бәйсез рәвештә, физик культура һәм спорт өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмаларга рөхсәт ителә.