Конкурс мәдәният, мәгариф, фән, киңкүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәләрендә Башкортстан Республикасы халыкларының дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгәнлектән, анда республика территориясендә теркәлгән НКОлар, шулай ук, әгәр аларның проектлары Башкортстан Республикасыннан читтә башкорт телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән булса, Русиянең башка төбәкләреннән дә НКОлар катнаша ала.Бер проектны финанслау 3 миллион сумнан артмаска тиеш.Конкурска гаризалар 10 майга кадәр урындагы вакыт белән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.Конкурска гариза бирергә, шулай ук конкурста катнашучыларга таләпләр, грантлар бирү шартлары һәм тәртибе турында тулы мәгълүмат белән грантыглавы102.рф. сайтында танышырга мөмкин.Конкурска гариза әзерләү өчен Башкортстан Башлыгының Грантлар фондының рәсми төркемендәге белем бирү видеолары белән танышырга киңәш итәбез: https://vk.com/video/playlist/-191923773_4.Фото: Башинформ