Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Аю баласы да сабый инде!

Уфа вольерында биш аю туган. Гыйнвардан бирле сабыйлар әниләре янында булган, ә хәзер аларны аерганнар. Аюлар аерым урында яши.«Горзеленхоз»ның урман хуҗалыгы һәм урман-парк эшләре бүлеге начальнигы Максим Щербаков сөйләгәнчә, вольер хезмәткәрләре һәр ике сәгать саен аю балаларын ашата. Аларның рационында - шикәрле сөт, бераз соңрак менюга камыр ризыклары өстәләчәк."Аюлар актив һәм шат күңелле булып үсә. Хәзер аларда адаптация бара», - дип билгеләп үтте Максим Щербаков.Әлегә вольер хуҗалыгында алты зур аю бар, кышны алар яхшы кичергән. Алар, табигый мохиттәге кебек, тулысынча йокыга китми. Шуңа күрә Урманчылар паркына килүчеләр елның салкын вакытында да хайваннарны күрә алган."Вольер хуҗалыгында йокыга китмиләр. Гыйнвар ахырында карт аюлар йоклап китә, әмма барыбер вакыт-вакыт ашатуга чыга. Ә менә яшьләргә, баланслы туклануларын исәпкә алып, табигый шартлардагы кебек йокыга китү кирәкми. Алар көчле салкыннарда гына өннәренә яшеренә, бу гыйнвар ахыры-февраль аенда була», - ди «Горзеленхоз» вәкиле.Хайваннар өннәреннән март башында чыккан. Башта алар бик көйсез, ярсып китүчән, ярым йокыда булган. Һәм менә бер атна элек гадәти тормыш ритмына кайтканнар.Бәләкәчләр аюларны барып күрергә кирәк булыр, әйе бит, дуслар? Күрегез әле, әнә ничек матур итеп фотога төшкәннәр!