Бу хакта хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган."Гадәттә, ирләре Себердә эшләгән хатын-кызлар тормышка зарлана. Имеш тә, ирләрен сагыналар. Ә мин аның Себердә эшләве белән бәхетлемен. Ул эштән мине сагынып кайта, барлык үтенечләремне үти, кирәк әйберләрен сатып ала.Ә ул эшкә киткәч, бу "вазыйфа"ны башка ир үти. Шуңа күрә дә миндә затлы киемнәр дә, кыйммәтле машина да бар. Җитмәсә, елына ике тапкыр чит илгә ял итәргә барам.Ә иремә, минең башка кешем бар икәнен нәрсәгә белергә кирәк? Ул безнең тормыштан канәгать", дип язган ул.Фото: ru.freepik.com сайтыннан.