Дим районынының Дагстан урамындагы 35нче йорт янында берничә ир яшь кешене каты кыйнаган. Хәлгә шаһит булган берәү моны видеога төшергән һәм аны социаль челтәрләргә урнаштырган. Анда дүрт ир берәүне куллары һәм аякларыннан, хәтта билбавыннан сөйрәп бара, шунда ук аны типкәли, тукмый. Ул ачыргаланып кычкыра. Җәзалаучылардан нишләп болай итүләрен сорагач, алар: "Ул бер кызны көчләгән!" - ди."Алар ялганлый, алар ялганлый!" - дип кычкыра кыйналган егет."Элек таныш булмаган кешеләр арасында конфликтлы хәл килеп чыккан, ул сугышка әверелгән. Бу вакыйгада катнашучыларның бер өлеше полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыклана һәм сораштырыла. Хәзерге вакытта конфликтта катнашучылар да ачыкланган. Барлык хәлшартлар ачыкланганнан соң, Русия Федерациясе законнары нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк. Тән җәрәхәтләре алган ир полициягә гариза бирүдән баш тартты», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.