Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Русия һәм Белоруссия: дуслык күпере ныгый

Владимир Путин билгеләп үтүенчә, Союздаш дәүләтнең Югары дәүләт советы рәисе – Александр Лукашенко. “Мин мәйданчыкның хуҗасы буларак кына тагын бер тапкыр сәламлим һәм уңышлы эш телим”, – диде ул, утырышны ачып. Владимир Путин бөтен мәсьәләләр буенча уртак фикергә килербез, дигән ышаныч белдерде. “Ниндидер мәсьәлә­ләр әлегә килешенмәгән булуы мөмкин, ләкин тере аралашу һәм реаль эш барышында без, һичшиксез, уртак фикергә киләчәкбез һәм ике як өчен дә кулай карарлар табачакбыз”, – диде ул. Һәм менә конкрет нәтиҗәләр дә бар: Русия һәм Белоруссия бердәм электр энергиясе базары турында килешү әзерли. “Ике илнең берләшкән нефть һәм газ базарларын булдыру процессы дәвам итә. Кул куюга бердәм электр энергетикасы базарын формалаштыру буенча килешү әзерләнә”, – дип хәбәр итте Владимир Путин. Бердәм сәнәгать сәясәтен формалаштыру тулы көченә бара. “Кайбер юнәлешләр, аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасы буенча, Русия һәм Белоруссия сәнәгате файдасына эш бик уңышлы бара”, – диде Владимир Путин. Ул, шулай ук, Союздаш дәүләтнең Иминлек концепциясен әзерләү планнары турында белдерде, аның кысаларында тышкы чикләрдә үсә барган киеренкелек уңаеннан үзара хезмәттәшлек мәсьә­ләләре формалаштырылачак. “Русия һәм Белоруссия моны эшләүне үстерә һәм дәвам итәчәкләр, бүген билгеләп үтелгән­чә, оборона һәм иминлек өлкәсендәге үзара багланышлар хәрби-техник өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтә һәм бу, һичшик­сез, безнең илләр һәм халыкларның төп мәнфәгатьләренә җавап бирә, гади булмаган халыкара хәлне исәпкә алып, чын мәгънәсендә бик мөһим”, – дип аңлатты Русия лидеры. Шулай ук, Русия һәм Белоруссия гомум бюджеттан Донбасска ярдәм итәчәк­ләр. Мәскәү һәм Минскиның мәдә­ни-гуманитар һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлеге турында сөйләгәндә, Русия Президенты союз бюджеты Донбасс мәктәпләренә ярдәм итү проектын финанслаячак, диде. “Белоруссия Президентына бу башлангычны хуплавы һәм проектны гомумсоюз бюджетыннан финансларга әзер булуы өчен зур рәхмәт”, – диде Владимир Путин. Әйтергә кирәк, Союз дәүләтенең Югары дәүләт советы утырышы алдыннан мәгълүмати көн тәртибе Владимир Путинның Беларусьта тактик атом-төш коралын урнаштыру карары турында элегрәк яңгыраган белдерүләре белән җанландырылды. Моннан берничә көн элек Минскида Русиянең тышкы разведка хезмәте башлыгы Сергей Нарышкин булды. Ул ике илнең махсус хезмәтләре ара­сында тулы ышаныч булуы турында белдерде. Ә Русия оборона министры Сергей Шойгу Белоруссиягә атом-төш һөҗүм­нәрен ясарга сәләтле “Искәндәр-М” ракета комплексы тапшырылуы турында хәбәр итте. Моннан тыш, Белорус­сиянең кайбер самолетлары махсус сугыш кирәк-яраклары өчен яңадан җиһаз­ландырылган. 3 апрельдән экипажларны укыту башланган һәм 1 июльдә Бе­лоруссия территория­сендә тактик атом-төш коралы өчен махсус саклагыч төзе­леше тәмамланачак. Моннан тыш, Александр Лукашен­коның халыкка һәм парламентка юлламасы да чарага өстәмә кызыксыну тудырды. “Кирәк булса, без Владимир Путин белән стратегик атом-төш коралын да Белоруссиядә урнаштырачакбыз. Һәм алар моны аңларга тиеш. Көнбатышта бүген безне эчтән һәм тыштан таркатырга тырышалар. Үз илләребезне һәм халыкларыбызны яклау өчен без бернәрсә алдында да тукталып калмаячакбыз”, – дип ассызыклады Белоруссия җитәкчесе. Журналистлар, лидерлар бу темалар турында фикер алышачакмы, әллә инде алар Кремльдә узган очрашуда ук фикер алыштымы, дип кызыксынды. Тактик атом-төш коралы урнаштыру мәсьәләсен Александр Лукашенко үз чыгышында бераз ачты. Ул хәбәр иткәнчә, Владимир Путин белән сөйләшүләр иминлек һәм оборона, хәрби-сәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләренә багышланган. Александр Лукашенко сүзләренчә, дистәдән артык булган барлык мәсьә­ләләр буенча нәтиҗәле сөйләшүләр булган. “Без бу тематиканы әлегә җентекләп ачмыйбыз. Әмма якын арада сез моны күрерсез һәм ишетерсез дип уйлыйм”, – диде Беларусь Президенты. Александр Лукашенко, шулай ук, Союз дәүләтендә оборона системасы һәм һава һөҗүменә каршы оборона нәтиҗәле эшли, дип хәбәр итте. Ул, чик иминлеген ныгыту буенча күрелгән адымнар Союз дәүләтен халыкара терроризмнан, миг­рантларның контрольсез агымыннан, контрабанда, сугыш кирәк-яраклары һәм наркотрафиктан яклауны арттырырга мөмкинлек бирде, дип өстәде. Союз дәүләтенең иминлеге өчен Төньяк Атлантика альянсы да янаулар тудыра. “Икътисади яктан барып чыкмагач, хәрби яктан максатлы рәвештә басым ясап, НАТО хәрби көчләрен һәм чараларын Беларусь һәм Русия чигендә арттыра башладылар”, – дип билгеләде Александр Лукашенко. “Әгәр кирәк булса, без дәүләтләребезне һәм халыкларыбызны яклау өчен булган бөтен нәрсәне кулланачакбыз”, – диде ул. Русия һәм Белоруссия Союз дәүлә­тенә 20 елдан артык интеграцияләнә. Александр Лукашенко сүзләренчә, ике илнең икътисады Көнбатыш санкцияләре басымы астында таркалмады, чөнки аларга бергә каршы тора. Аерым алганда, ул импортны алмаштыру сәясәтен уздырудагы уңышларны билгеләп үтте һәм Русия белән Беларусьның икътисади блокадасы барып чыкмавын ассызыклады, чөнки ике ил икътисады үз-үзен тәэмин итә алырлык, диде ул. Владимир Путин, шулай ук, ике илнең санкцияләргә каршы тору буенча уртак эшен уңай бәяләде. “Санкцияләрдән зыянны минимальләштерү буенча комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла, безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләгән чит ил дәүләтләре белән кооперация ныгый”, – диде Русия Президенты. Әйтик, Минск һәм Мәскәү 1,5 миллиард сумлык инвестиция проектларын гамәлгә ашыра. “Хезмәттәшлек нәтиҗә­сендә, кредит ресурсларын җәлеп итеп, стратегик товарлар белән исәп-хисапларны Русия сумына күчердек”, – диде Александр Лукашенко. Аның сүзләренә караганда, соңгы елда ике ил Хөкүмәте кризиска каршы штаблар режимында эшли һәм икътисадны җайлаштыруда, яңа логистик маршрутлар төзүдә уңышка ирешә. Моннан тыш, Мәскәү һәм Минск импортны алмаштыру буенча 60 фәнни-техник программаны гамәлгә ашырды. Владимир Путин ике илнең өстен­лекле тармак программаларының күп өлеше үтәлүе турында хәбәр итте. “Икъ­тисадның төп тармакларын интегра­цияләүдә сизелерлек казанышлар бар, 2021 елда Югары дәүләт советы утырышында расланган өстенлекле 28 тармак программасы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта Хөкүмәт һәм профильле ведомстволар әлеге программалар нигезендә билге­ләнгән чараларның 74 процентын үтә­деләр”, – дип белдерде ул. Союз дәүләтенең Югары дәүләт советы утырышы үтү уңаеннан БДБ илләре институты җитәкчесе урынбасары Владимир Жарихин ассызыклаганча, бүген икътисад һәм иминлек мәсьәләләре Русия һәм Белоруссия өчен дә иң мөһиме. “Илләр Көнбатыш басымын җиңәр өчен бер-берсенә якынаюны дәвам итә, әмма дәүләт органнарын булдырырга җыен­мыйлар, күрәсең. Икенче яктан, башка юнәлешләр буенча хезмәт­тәш­лекне тирәнәйтү өчен хәзерге мөмкин­лекләр җитәрлек”, – дип саный Владимир Жарихин. Әлбәттә, Русия һәм Белоруссия арасында элемтәләр Союз дәүләте линиясе буенча гына үсми, Мәскәү һәм Минскины, шулай ук, ЕАЭС һәм ОДКБ да якынайта.Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.