Башкорт теле буенча төбәк диктанты 2015 елдан бирле үткәрелә. Халыкара статусны акция 2019 елда алды, ул вакытта катнашучылар саны 69 687 кеше, 2020 елда — 305 600 кеше, 2021 елда —321 782 катнашучы, 2022 елда 334 523 кеше тәшкил итте. 2020 елдан башлап “Башкорт теле буенча халыкара диктант” халыкара белем бирү акциясе “Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклау һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Акциянең максаты — киң җәмәгатьчелекнең игътибарын туган телне өйрәнүгә җәлеп итү, тел мәдәниятен арттыру, Башкортстан Республикасында, Русия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә башкорт телен үстерү һәм популярлаштыру. Акциядә республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре, Русия төбәкләре һәм чит илләр дә актив катнаша. Башкорт теле буенча халыкара диктант онлайн һәм оффлайн форматта узачак. Акциядә оффлайн режимда катнашырга теләүчеләр өчен Уфа фән һәм технологияләр университетында, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия унив