Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Протезлар һәм... өе көтә

Аны ИВЛдан өзгәннәр, некроз тукталган, шуңа күрә башкача ампутацияләр көтелми. Спортчы инде ике аягының да табаннарын, бер кул чугын һәм икенче кулының бармакларын югалтты.Романга протез әзерләнүе һәм реанимациядән чыгарылуы турында сөйли башладылар. Чыганаклар, фигуристны протезлар урнаштыру өчен немец клиникасына күчерергә мөмкиннәр, дип хәбәр иткән иде, әмма 46 яшьлек спортчының хатыны Оксана Домнина мәгълүматны кире кага, «дәвалау план буенча кирәкле юнәлештәге иң яхшы штаттан тыш хезмәткәрләрне җәлеп итеп уза», дип белдерә.8 апрельдә ТАСС чыганагы, Костомаровны протезлауга әзерлиләр, ә тагын 2-3 айдан соң реанимациядән чыгарырга мөмкиннәр, дип хәбәр итә."Әлегә без Романны гадәти палатага күчерү турында сөйләмибез, берничә ай вакыт узарга тиеш, әмма хәл чыннан да тотрыклы яхшыра. Ул аңында, аның элекке кебек депрессияле уйлары юк. Бәхеткә, ул бер микроинсульттан савыкты, ә калганнары протезлар белән хәл ителәчәк», – дип хәбәр иткән «Р-Спорт» өчен чыганагы.фото: mk.ru