Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кави Хәтмуллин: “Безнең гомер бушка үтмәде!”

Шушы көннәрдә 95 яшен тутырачак Кави абый әле һаман егетләрдәй нык фикерле, хоккей карый, дистәләгән гәзит алдыра, урамнарны урап кайта, күрше-тирәнең хәлен белә, мәчеткә йөри, онык-туруннар белән мәш килә. Әйтерсең лә иңнәрдә 95 еллык йөк юк, әйтерсең лә ул беркайчан да ачлык күрмәгән, бер телем икмәккә тилмермәгән, авыр эш эшләмәгән. Гомере гел шатлыктан да бәхеттән торган диярсең!БалачакИлеш районының Тәҗәй авылында туа ул. Шунда гомер кичерә, ата-баба нигезен саклап, биредә көн күрә. Авылның хөрмәтле кешеләре Өфәйдә һәм Хәтмулла Хәтмуллиннар гаиләсендә 1928 елда дөньяга килә Кави. Колхозлашу башлангач, әти-әнисе булган мөлкәтен, малын тапшырып, күмәк хуҗалыкка керсә дә, аерым кешеләрнең үчләшүе нәтиҗәсендә, аларның хуҗалыгын раскулачивать итәләр һәм гаилә башлыгын Себергә сөрәләр. Өфәйдә ханым кечкенә биш бала белән торып кала, барлык дөньяларын тартып алгач, иске мунчаны йорт итеп корып, шунда яшиләр. Бәхеткә, әтиләре Хәтмулла бер елдан әйләнеп кайта. Алар, янә колхозга кереп, җиң сызганып эшли башлый. Әтисе дә, әнисе дә ел саен хезмәт ударнигы булып бүләкләнәләр. Әмма 1940 елда каты авырудан әтиләре вафат була. Бу вакытта абыйлары армиядә булу сәбәпле, бөтен авыр эш, эне-сеңелләрен карау Кавига төшә. — Әти үлгәндә миңа 12 яшь иде. Шул елдан эшкә чумдым. Фермадагы тиресне басуларга чыгарып бушатырга, болыннарда — печән, ашлык суктырганда салам тарттыру кебек эшләрне башкара идем. Кыш көне Җәүдәт энекәш белән урманнан бәләкәй чана төяп утын ташый идек, — дип балачак елларын искә ала Кави абый.СугышАвырлык өстенә авырлык өстәп, Бөек Ватан сугышы башлана. Ирләр сугышка алынып беткәнлектән, Өфәйдә ханымны ат караучы итеп тәгаенлиләр. — Инәкәй мин мәктәптән кайтканчы эшли иде дә, укудан кайткач, аны мин алмаштыра идем. Авыр иде ул еллар. Атларны сугышка алып бетерделәр, башта РККА — Рабоче-крестьянская Красная Армия — атларын алдылар. Алар бездә кырык баш иде. 1936 елдан колхозның иң яхшы, иң ныклы атларын аерып алып, ашаттылар, тәрбияләделәр, аларны эшкә җикмәделәр. Складта бу атлар өчен сбруйлары, юл кирәк-яраклары да әзер торды. Сугыш башланасы билгеле булгандыр инде, чөнки әзерлек булган. Мин үзем сугыш башланганлыгын 23 июньдә ишеттем. Таҗетдинов Салихҗан абыйга ияреп төнгелеккә атлар саклашырга чыкан идем, ул сугыш башлану турында ишеткәч, көрсенеп: “Тәки башланды бу, без моны күптән көткән идек!” — дип куйды. Ул, армия сафларында хезмәт итеп кайткан кеше буларак, сәяси хәлләрдән хәбәрдар иде. – Ул елда иген мул булып уңган иде, зур тырышлык белән кар яуганчы басулардан игенне урып, эскертләргә өеп, кыш буе суктырдык, — ди Кави абый. — Сугыш авырлыгын күтәрдек инде, үгез җигеп җир сөрдек, Җиңү дип тырыштык. Бер бөртек башакны өзеп капмадык, барысы да фронт өчен иде. Һәр хуҗалыкка бүлеп бирелгән задание үзәккә үтә иде: кырык ике кило ит, йөз йомырка, ике сарык тиресе, йон, сыер асраганнар — дүрт йөз литр сөт, сигез-ун кило бәрәңге киптереп бирү безнең бурыч иде. Бик авыр булса да, бу планнар үтәлеп килде...Балачак шуклыклары— Авыр еллар булса да, аның балачагында күңелле, хәтта көлкеле хәлләргә дә урын бар. Шуларның берсен генә сөйләп үтәм.Сугыш елларында (аннан соң да) авылларда өй чиратыннан кешеләр билгеләнеп, атна саен авыл Советында дежур тору оештырыла. Дежур торучы утын кисеп мичкә ягып, бинаны җылыта, себерә-җыештыра, телефонны тыңлый, килгән телефонограммаларны кабул итә. — Алтынчы сыйныфта укыганда инәкәйнең чираты өчен төнгелеккә авыл Советына дежурга мин киттем. Төнлә йокларга ярамый. Мин, вакытны сузар өчен, өстәлдәге телефонограммалар язылган дәфтәрне караштырып утырам. Анда күбрәк райвоенкоматтан килгән хәбәрләр: “Фәлән-фәлән елгы фәлән кеше фәлән вакытка ун көнлек азык, кружка, вещмешок белән военкоматка килсен”, ише язулар. Урысча өйрәнергә теләп, мин дә кәгазь бите алдым да, шуңа охшаш текстлар языштырып утырдым. Иртән миңа алмаш килү белән, дежурствоны тапшырып, мәктәпкә йөгердем. Гөнаһ шомлыгы, теге дәфтәр бите өстәлдә торып калган бит! Ике дәрес кенә укыган идек, мине авыл Советына ат белән килеп алдылар. Барсам — ни күрим, мәшхәр көне шикелле: сельсовет ихатасы мин язган фамилияле ирләр, аларның хатыннары, балалары белән тулган! Урам тулы халык. Ә мин 1895 елдан 1919 елга кадәр туган кешеләрне барлап, язып утырган идем шул... Иртән эшкә килгән авыл Советы рәисе Гарифа апа, минем язуларны чын телефонограмма дип кабул итеп, посыльныйлар җибәреп, биш авылдан егетләр­не җыйган. Шулай итеп, уйламаган-нитмәгән җирдән “гомум мобилизация” игълан иткәнмен! Хәлне аңлатып биргәч, “Ну, дуңгыз малай, бөтен авыл Советын аякка бастырдың бит!” — дип көлештеләр дә, фронтка алыну хәбәренең чын булмавына шатланып, өйләренә таралыштылар. Шулай итеп, минем “мобилизационная тревога”ны бик озак көлеп искә алдылар. Ә чын телефонограмма 1942 елның февралендә булды. Анда инде чынлап та 1896 елдан соң туган күпчелек ирләргә повестка килде, күбесе Сталинград янындагы сугышта башларын салды, ә исән кайтканнары минем белән булган хәлне көлеп искә ала иде, — дип, үзе дә бу вакыйганы көлеп искә ала ветеран. Кави абый белән кызыклы хәлләр бик күп була. Бервакыт, әле укырга кергәнче, авылның көтүчесе Йосыф атлы кеше, ашау чираты буенча төшке аш ашарга Хәтмуллаларга кайткач, кечкенә Кавины авыл кибетенә аракыга җибәрә. Аракының ни икәнен дә белмәгән малай онытмаска бу сүзне юл буе кабатлап бара, әмма тыкрыкта этләр килеп чыгып, куркуыннан оныта. Кибеткә килеп җитә җитүен, әмма нәрсә алырга кирәклеге онытылган, сатучының ни кирәк, дигәненә “тарак” дип җаваплый. Сатучы аптырый, “кемгә?” дип сорый. “Көтүчегә” дип җаваплый Кави. Шуннан соң сатучы тиешле акчага бер кепка тарак тутырып биреп җибәрә. Кави кайтып кергәч, көтүче артына ава яза, тиз генә кепканы күтәреп, кибеткә чаба...ШигырьләрБик күңелле кеше ул Кави абый, аның картаймавының сере дә шундадыр. Тирә-яктагы җитешсезлекләрне күреп, шуларны такмак итеп, шигъри юллар белән әйтеп бирү сәләтен биргән аңа Ходай Тәгалә. Колхоз рәисен дә шигырь белән “чеметеп” ала, бригадирга да төрттерә. Һәр җитешсезлеккә җавап булып, такмаклар туа тора. — Икенче сыйныфларда укыганда шундый шигъри юллар башта туа башлаган иде инде. Бу “кирәкмәгән сәләтем” өчен күп эләкте инде миңа. Билгеле ки, начальствоны тәнкыйтьләгәч, яратмадылар. Шуңа миңа, шагыйрь әйткәнчә, “барысы да соңлап килде” — мактаулар да, медаль дә, — дип елмая абзый. — Элек стенгазета ясап, шунда барлык яңалыкны язып элү бар иде бит. Ну яратып башкардым мин бу эшне! Берәр җитешсезлекне тәнкыйтьләргә миңа гына куш! Гәзитне элеп куйгач, халык өелешеп, этешә-төртешә укый иде!ӨлгерүСугыш тагы, бераз барса, Кавига да чират җитәр иде. Бәхеткә, 45нең язы Җиңү алып килә. 1943 елда ВЛКСМга кергән Кавины колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп куялар. Бу еллар да җиңел булмый, халык ач-ялангач. Шулай да күңел күтәренке, илне аякка бастырабыз, дип тырышып эшлиләр. — Бер генә мисал китерәм: язгы сөрү, пар каплату һәм туңга сөрүләрне кертеп, бер сезонда пар ат сабаны белән 96 гектар җир сөрдем! Шулай булгач, безне үгез, ат урынына җигелеп эшләдек дип әйтми дә булмый. Чыдагач та чыдаганбыз инде! — ди Кави абый. 1948 елда Кави армиягә алына, Төркмән­стан­да чик буенда хезмәт итә ул. Булдыклы, ты­рыш егет монда да сынатмый, аңа өлкән сержант званиесе бирелә, заставаның комсоргы була. Чик бозучыны тотканы өчен командова­ниенең Мактау грамотасы һәм туган ягына 10 көнлек отпуск белән бүләкләнә. Армиядән кайткан Кавины Кужбахты клубына мөдир, шул ук вакытта колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп куялар. Дүрт ел Кави эшләгәндә клуб гөрләп тора, нинди генә спектакль­ләр уйналмый да нинди генә күңелле чаралар үтми!? Кави һәр җирдә үзе алдан йөри, спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Артист һөнәрен сайласа, ул инде әллә кайчан танылган, атказанган артист булыр иде! 1956 елдан аның юлы колхоз, партия эше белән бәйләнә. Кавины Тәҗәй авылының 2нче бригадасына бригадир итеп куялар, соңрак — Сталин исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре һәм рәисе урынбасары булып эшләргә туры килә. — 1962 елдан колхозны Базытамакның Фрунзе исемендәге колхозы белән кушкач, 1969 елга кадәр бригадир булып эшләдем. Бу еллар минем өчен иң нәтиҗәле хезмәт еллары булды. Беренчедән, намуслы, тынгысыз, таләпчән, акыл­лы колхоз рәисе Үзбәк Зәйнашев җитәк­че­легендә эшләп, зур тәҗрибә тупладым. Икенчедән, элек 6-8 центнер уңыш биргән басулар алты-җиде елда 23-25 центнер бирә башлады. Өченчедән, мал биналарын яңарттык. Дүртенчедән, халыкка бик нык булыштык. Ирләре фронттан кайтмаган иске өйле ятим карчыкларга торак йортлар салдык. Бу эшләр белән мин әле булса горурланам, — ди Кави Хәтмулла улы. 1969 елда ХХII исемендәге колхоз аерылып чыгып, “Игенче” колхозы төзелгәч, Кави Хәт­муллин партком секретаре булып эшли. Алар монда да сынатмый — 1970-75 елның бишьеллык планын дүрт елда үтиләр! Кыскасы, Кави Хәтмулла улы нинди генә эшкә алынмасын, аны йөз түгел, ике йөз процентка арттырып үти! 1987-90 еллар колхоз өчен иң нәтиҗәле, ачыш еллары була, Кави Хәтмулла улы интенсив хезмәт коллективы җитәкчесе булып эшли. Моннан тыш, ул бик күп җәмәгать эшләре алып бара: Халык контроле рәисе, Иптәшләр суды рәисе, авыл Советы депутаты. Кайда гына, нинди генә вазыйфада булмасын, ул халык мәнфәгатьләрен кайгырта, башкалар өчен янып яши. Кави Хәтмулла улының тырыш хезмәте Почет билгесе ордены, В. Ленинның 100 еллыгы медале, хисапсыз Мактау грамоталары белән билгеләнә.Гаилә бәхете— Тормышымда иң олысы һәм куанычлысы — минем шәхси бәхетем. Ходай тәгалә бик акыллы, эшчән, сабыр, басынкы холыклы җәмәгатем Әлфияне бирде. Илле өч ел гомер юлын бергә үттек, ул мине берсеннән-берсе матур дүрт бала табып куандырды. Шулар өстенә, минем яшьли вафат булган энемнең өч баласын тәрбиягә алып, үстереп, олы юлга чыгардык. Бу да минем Әлфиямнең олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше булуы турында сөйли, — дип хатынын юксынып һәм олы рәхмәт хисләре белән искә ала Кави абый. Кызганычка каршы, Әлфия апа моннан унбиш ел элек дөнья куйган. Бүген Кави Хәтмулла улы кызы Әлфинә тәрбиясендә яши. Өч улы әтиләрен игътибарларыннан, ярдәмнәреннән калдырмый. Тәрбияләп үстергән уллары Әҗүәт белән Эдуардның, кызганычка каршы, гомерләре кыска була. Кызлары Фәнзирә гаиләсе белән читтә яши. Балалар өчен Кави абый — тормыш үрнәге, киңәшләр бирүче, тәҗрибә уртаклашучы иң якын һәм кадерле кешеләре. Эштә чыныгып, әти-әнисе үрнәгендә тәрбия­ләнгән балалар барысы да булдыклы, уңышлы, югары дәрәҗәләрдә эшли. Әлфинә мәгариф системасына эшләп лаеклы ялга чыга, Альфред озак еллар авыл Советы рәисе вазыйфасында эшли, уртанчылары Рифкать Краснокама районында “Алга” племзаводын җитәкли, кечеләре Данил — нефтьче. Мин Рифкать Кави улы белән озак еллар якыннан таныш, “Алга” хуҗа­лыгын районда гына түгел, республикада алдынгы итеп тотучы бу ир асылында шундый уңганлык, тырышлык, зирәклек кайдан икән, дип аптырый идем. Кави абый белән танышкач та бу сораулар эреп юкка чыкты. Менә кемгә охшап балалары шундый булдыклы икән! Әлфия апа белән Кави абый кебек кешеләрнең балалары башкача булуы мөмкин дә түгел!Егетләрдәй әл дә яшь күңел!Редакция эше буенча очрашкан һәр герой күңелдә нинди дә булса истәлекләр, хатирәләр калдыра. Кави абый исә миңа үзәннәрдә ябалдашларын җәеп, күкрәп үскән имәнне хәтерләтте. Тармакланып, зур булып үскән, көчле, ныклы имәнне сезнең дә күргәнегез бардыр? Аның янында, гадәттә, бик күп яшь үсентеләр була. Кави Хәтмуллин да оныкларга, туруннарга бай, Ходай кушса, алар тагын да ишәер, артыр, нәсел җепләре шулай дәвам итәр. Менә-менә 95 яшен билгеләргә торучы Кави абый да имәндәй нык, күз тимәсен! Җиргә ныклы адымнар белән басып йөри, әйткән сүзләре икеләнү тудырмый, зиһене ачык, һәр фикере төпле. Әткәйләр нинди булырга тиеш, ватанпәрвәр нинди булырга тиеш, җитәкче нинди булырга тиеш, дигән сорауларга тере мисал һәм җавап ул – Кави абый! Кыйбла — Мин кечкенә чакта кендек әбием төрле догалар өйрәтте. Соңрак мин аларны инәкәйдән дә ишетеп ятладым. Ат сакларга чыксам да, юлда булсам да, вакытны бушка әрәм итмичә, шул догаларны ятлый идем, — ди ул. Гомере буе диннән аерылмый, күңелендә аңа ышана, барлыгын, берлеген танып яши. — Ул безнең балаларны, оныкларны, хәтта авыл бала-чагасын да дингә өнди. Безнең балаларны да, әле бик бәләкәй чакларыннан ук, акча, төрле тәм-том белән кызыксындырып, җаен табып, догалар ятлатты, — дип көлә Кави абыйның балалары. — Шаригатьнең иң асыл, изге кануннарына буйсынып яшәргә, бигрәк тә ата-ана хакын тиеш­ле хаклау, кеше рәнҗетүдән, кеше хакыннан, хәрам ризыклардан сакланырга кирәк. Бүген авылыбызда укып кайткан гыйлемле мулла булмаганлыктан, мөрәҗәгать иткән авылдашларыма балага исем кушу, никах уку, мәрхүм-мәрхүмә­ләрне соңгы юлга озату гамәлләрен үтим, — ди Кави абый. Аның тынгысыз күңеле, куллары әле дә тик тормый. Әле ул, шәҗәрәләрен барлап, нәсел җебен төзи, әле яшьләр белән очрашуда. Архивларда утырып, җентекләп-барлап, авылның тарихын язып, китап итеп тә чыгарган бу булдыклы кеше. Аның тормыш рәвешенә карап, Кеше менә шушылай яшәргә тиеш, дигән нәтиҗә чыгарасың.“Кызыл таң” — Үз-үземне белгәннән бирле мин “Кызыл таң” гәзитен укыдым, ул — минем өстәл гәзитем, — ди Кави абый безнең басма турында. — Гәзит киләсе көнне әткәй иртә белән үк аны көтә башлый. Китермирәк торсалар, түзмичә, мине почтага җибәрә, — дип көлә Әлфинә ханым. — Ә алып кайткач, гәзитнең катлы-катлы битләре шуып йөрмәсен өчен утырып тегә, аннары рәхәтләнеп укый. “Кызыл таң”сыз безнең бер көн дә үтми, кайбер мәкаләләрне әйләнеп кайтып, яңадан кат-кат укый!Менә шундый искиткеч дустыбыз яши безнең Тәҗәй авылында. Карап сокланырлык, бар булмышына таң калырлык, кылган гамәлләренә рәхмәт әйтерлек дустыбыз — Кави Хәтмулла улы Хәтмуллин. “Кызыл таң” гәзите бөтен республика халкы исеменнән, Сезне олуг юбилеегыз белән котлый, хөрмәтле аксакал! Яшәлгән биниһая елларга өстәп, тагы да озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын! Ходай насыйп итеп, Сезне йөз яшегез белән Тәҗәйгә барып котларга да язсын!Гөлнара Гыйлемханова,“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.Һич үкенмим!Ышанмыйм әле мин үземә95яшь килеп җиткәнгә.Дөнья йөген тартып барып.Бу көнгә җиткәнемә.Минем дә булды яшь чаклар,Тумадым бабай булып18 яшьтә идем мин дә...Моннан 77 ел элек!Үтте еллар, үткән юлларБерсе дә сизелмәде.Авырлыклар килгәндә дәКүңелләр сүрелмәде,Өметләр өзелмәде.Елларның да, юлларның даЧиге буладыр инде...Мәңгелек әйберләр булмый —Берчак тузадыр инде.Тузадыр, ләкин үкенмимГомернең үткәненә.Дөнья йөген тартып килепБу көнгә җиткәнемә.Ярый вакытлы туганбыз,Шөкер, күрдек барысын да:Тормышның көләч йөзен дә,Каш җыерган чагын да.Күрдек чәчәкле җәйләрен,Буранлы кышларын да.Түзми ни хәлләр кыласыңЯзмышның кушканына.Кылтайтмады безне тормыш,Күрдек күп кырыс йөзен.Яшисен яшәгәннәргәӘйтте ул ачы сүзен.Язмыш безне теләгәнчәТөрле яклап усал сынады.Талчыбыктай җиргә бөкте,Ләкин сындыралмады.Ә шулай да үпкәләмим,Сынау әрәм китмәде.Зур горурлык белән әйтәм:Гомер бушка үтмәде!Без дә Җиңү яулаштыкИлгә Гитлер басып кереп,Сугышлар кызган чакта,Өс-баш шәрә, карыннар ачҮзебез яшь булсак та,Яшьбез әле, сабыйбыз, дип,Уйнап өйдә ятмадык.Тол хатыннар, картлар беләнБер сукмактан атладык.Буебыз җитәр-җитмәстәнАтын, үгезен җиктек.Ил өчен, фронт өчен дипКырларда иген иктек.Басуда үскән игеннеңБөртеген пуля итеп,Бер центнерын — бер снарядТоннасын — бомба итеп,Үзебез ашамыйча даИтен һәм сөтен биреп,Аяктан егылыр чакта даКүкрәкне горур тотып,Өч мең чакрым ераклыктанТорып без дә сугыштык,Өлкәннәргә эшләрендәКөне-төне булыштык.Ерак тылда фронт тотыпЯулаштык Җиңү таңын.Сугышта булмадылар дипКем әйтер безне тагын?