Кичә атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров гранатометчы Илдар Гыйльметдиновны, старшина Илнур Нургалиевны, психологик эш төркеме офицеры Леонид Сайтаевны, машина йөртүче Виталий Баштарны, взвод командиры урынбасары Салават Фәтхиевны Мактау грамоталары белән бүләкләде.Виктор атакай һәм Хәмзә хәзрәт республика Башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар, алар махсус хәрби операция зонасында Башкортстан яугирләренә ярдәм итә. “Без чынбарлыкта нәрсә булганын күрәбез, анда безнең сугышчылар барлык нәрсә белән дә тәэмин ителгән, республика ягыннан зур ярдәм килә, башка подразделениеләр хәрбиләре бездән хәтта көнләшә”, – диде Виктор атакай. Радий Хәбиров хәрбиләргә һәм руханиларга авыр хезмәтләре һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. “Без хәзер зур бурыч үтибез: ялга туктаучыларны алып кайтабыз. Транспортчыларыбызга аерым рәхмәт, аларга йөкләнеш зур. Әгәр дә мобилизацияләнгәннәр мәктәп укучылары белән очрашырга теләк белдерә икән, оештырыгыз”, – диде Радий Хәбиров.Башкортстанда исемле мотоукчылар полкы оештырылачак. Төбәк Башлыгы хәбәр итүенчә, ике ирекле батальон төзегән инициатив төркем командирлары шундый тәкъдим белән чыккан. “Без бу башлангычны, һичшиксез, хуплыйбыз һәм, өстәвенә, бу полк өчен барлык кирәкле чыгымнарны күтәрүне үз өстебезгә алабыз. Муниципалитет башлыкларыннан бу эш белән җитди шөгыльләнүләрен сорыйм”, – дип белдерде Радий Хәбиров. Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе кими. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Ведомство мәгълүматлары буенча, 10 апрельгә стационар дәвалануда 118 пациент исәпләнә. Тәүлек эчендә 121 кеше савыгып чыккан. “Соңгы җиде көндә ачыкланган авырулар саны 745 тәшкил итте, бу, узган атнадагы белән чагыштырганда, 19 процентка кимрәк. Республиканың йогышлы авырулар госпитальләрендә коронавирусны дәвалау өчен ирекле койка фонды 21 процент тәшкил итә”, – диде Айрат Рәхмәтуллин. Төбәк Башлыгы 10 апрельгә кадәр территорияләре җыештырылмаган республика шәһәрләре башлыкларына кисәтү ясады. Ул бу бурычны Уфа гына үтәгәнен билгеләп үтте. “17 апрельгә кадәр, башлыклар, ничек телисез шулай кешеләрне чыгарыгыз, эшне көчәйтегез”, – дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров шәһәр башлыкларына, өмәләр оештыру зарурлыгын билгеләп.“Башкортстанның 16 шәһәре “Уңайлы мохитле шәһәрләр” категориясенә керде. Болар – Уфа, Туймазы, Дүртөйле, Агыйдел, Баймак, Стәрлетамак, Бәләбәй, Ишембай, Яңавыл, Сибай, Октябрьский, Бөре, Мәләвез, Салават, Нефтекама һәм Белорет”, – дип хәбәр итте торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова. Ул билгеләп үтүенчә, соңгы 4 елда уңай мохите булган шәһәрләр өлеше 33 проценттан – 76, уңайлы шәһәр мохите булган шәһәрләр саны 7дән 16га кадәр арткан. Тулаем алганда, Ирина Голованова сүзләренчә, республика Идел буе федераль округы субъектлары арасында уңайлы мохитле шәһәрләр өлеше буенча – 3нче, шәһәр мохите сыйфаты индексының уртача әһәмияте буенча 4нче урынны били. 22 апрельдән 13 майга кадәр Башкортстанда бишенче тапкыр “Яшел Башкортстан” экологик акциясе узачак, аны уздыруның бердәм көннәре итеп 29 апрель һәм 13 май билгеләнгән. Анда 90 меңнән артык кеше һәм 1700 берәмлек техника катнашыр дип көтелә. Ирина Голованова белдерүенчә, язгы акция барышында 24 мең зур агач һәм 57 меңнән артык үсенте утыртылачак. Алдагы акцияләр кысаларында утыртылган 10 мең агачны компенсацион яшелләндерү эшләре башкарылачак. Моннан тыш, республикада 64 яңа тематик аллея барлыкка килергә тиеш. Аллеялар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, СВОда катнашкан якташлар, Башкортстанның күренекле кешеләре һәм башкалар истәлегенә багышланачак. 22 апрельдән 22 майга кадәр Башкортстанда “Яшел Башкортстан” кысаларында “Хәтер бакчасы” акциясе узачак. Ул Русия Президенты кушуы буенча үткәрелә һәм халыкара статуска ия. Быел чара илебез данын һәм тынычлыгын яклаучы барлык геройларга ярдәм максатында үткәреләчәк. Аның өчен Башкортстанда урман фондында 72 участок әзерләнгән, аларда 700 меңгә якын яңа агач утыртылачак. Быел үзәк мәйданчык, Башкортстан Башлыгы йөкләмәсе нигезендә, Чишмә районында Урта гасырлар тарихы һәйкәле – Турахан кәшәнәсе янындагы участок булачак. Биредә 1100 каен утырту планлаштырыла.