Кемнең малы, вакыты бар икән, шулай ук Аллаһ Тәгалә каршысында иң күркәм, иң саваплы булган шушы табынны да әзерләргә кирәк. Өч кешене генә чакырып булса да авыз ачу табыны үткәрү зарури.Монда Коръән укыла, Аллаһның фарызын үтәүче кешеләр җыела. Аллаһ Тәгалә каршысында шушы табынның савабы белән никах табыны гына тиңләшә ала. Ураза тоткан кешенең үзенең савабы да кимеми, хуҗаның исә, ничә кешене чакырса, шулкадәр кешенең уразасының савабы гаилә кешеләренә языла. Менә шушындый бәрәкәтле, бәхетле, сәгадәтле ай ул Рамазан.Ураза тотмаган килеш ашап кайту өчен көн дә мәчеткә авыз ачарга йөрүчеләр бар. Бу гөнаһ саналмый. Ләкин көне буе ураза тоткан кешегә авыз ачу мәҗлесендә урын калмаса, күңелле күренеш түгел. Авыз ачу мәҗлесе алар өчен әзерләнә бит...”, - дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”Фото: pixabay.com.