Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Беренче укытучым” конкурсында катнашыгыз!

"Педагог һәм остаз елы"нда Русиядә беренче тапкыр башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Беренче укытучым” конкурсы узачак. Бәйге педагог һөнәренең абруен күтәрүгә, башлангыч мәктәпнең талантлы укытучыларын ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә, башлангыч сыйныф укытучыларының һөнәри осталыгының иң яхшы үрнәкләрен таратуга юнәлтелгән.Башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Беренче укытучым " Бөтенрусия конкурсы ике этапта үткәрелә:сайлап алу (читтән торып) —15 майдан 30 июньгә кадәр;финал (көндезге) — 29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр.Сайлап алу этабының конкурс сынауларында: һөнәри тестлауда, катнашучыны видеога тәкъдим итүдә, төркем эшендә катнашучыларга түбәндәгеләрне күрсәтергә туры киләчәк:укучылар мәнфәгатьләрендә белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның барысы белән дә нәтиҗәле карарлар кабул итү һәм үзара хезмәттәшлек итү осталыгы;конфликтлар белән идарә итү һәм командада эшләү сәләте;укучыларның яшен һәм башка үзенчәлекләрен исәпкә алып, укыту һәм тәрбияләүне оештыруның нәтиҗәле методикаларын һәм алымнарын үзләштерү;һөнәри һәм шәхси киләчәгеңне проектлау осталыгы.Финалда катнашучыларны ачык дәресләр һәм конкурсның жюри әгъзалары, укучылар һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, журналистлар белән матбугат конференциясе көтә.Конкурста катнашу өчен гаризаны 10 апрельдән 10 майга кадәр илнең һәр башлангыч сыйныф укытучысы бирә ала.