- Медицина, фармацевтика эшчәнлеген һәм наркотик матдәләр һәм психотроп чаралар әйләнеше белән бәйле эшчәнлекне лицензиялибез. Узган елдан без тулысынча электрон документ әйләнешенә күчтек. Лицензияне рәсмиләштерүгә яисә яңадан рәсмиләштерүгә гаризаны теләсә кайсы компьютердан "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша җибәрергә мөмкин, - ди Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова. УЗИ аппараты ярдәмендә эчке органнарның локализациясе, формасы, зурлыгы, структурасы һәм хәрәкәт активлыгы турында мәгълүмат алырга мөмкин. Бу - чагыштырмача җиңел, арзан һәм ышанычлы диагностикалау ысулларының берсе. Ул куркынычсыз, авыртмый, организмга тискәре йогынты ясамый һәм кешене рентген нурланышына дучар итми. УЗИ медицинаның күп юнәлешләрендә кулланыла. УЗИ тикшеренүе төрле патологияләрне ачыклау өчен стандарт скрининг ысулларына карый, хәтта пациент әле сәламәтлегенә зарланмаган вакытта да. Соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә УЗИ куллануда зур инн
Ультратавыш диагностикасы буенча бирелгән лицензияләр арта
11 апреля 202311 апр 2023
1 мин