Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Казанышлар керем белән генә исәпләнми”

Республикада кыр эшләре башланды. Язның гадәттәгедән иртәрәк килүе дә авыл хуҗалыгы өчен мөһим кампания мәшәкатьләрен ашыктыра. Әйтергә кирәк, республиканың аграр тормышындагы соңгы айлардагы вакыйгалар аграрийлар алдында торган бурычларны тагын да көчәйтте кебек. Күптән түгел генә башкалабыз Уфада узган “Агрокомплекс-2023” халыкара күргәзмәсе һәм махсуслашкан Агросәнәгать форумы кысаларында узган чаралар республиканың авыл хуҗалыгы тармагы, тоташ икътисад өчен аеруча нәтиҗәле булды. Федераль дәрәҗәдә генә түгел, халыкара статуска ия әлеге чараларда аграрийлар яңа уңыш хәстәрлеге белән басуга чыкканда үзләренең дәүләт тарафыннан якланган булуын да тойды. Мәртәбәле форумда Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разинның катнашуы һәм Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагына яхшы бәя бирүе бу ышанычны тагын да арттырды.Билгеле, быелгы чәчү кампаниясенең үзенчәлеге турында сүз алып барганда язның иртәрәк килүе яисә техника әзерлеге белән генә чикләнеп булмый. Язгы кыр эшләренә илебез аграрийлары санкцион басым шартларында әзерләнде. Әлегә кадәр чит илләрдән алынган чәчү орлыгы, техника һәм агротехнологияләргә чик куелды. Европа илләре белән логистика элемтәләре өзелде. Монысы республиканың аграр экспорт мөмкинлекләренә йогынты ясау мөмкинлеген көчәйтте. Республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, телгә алынган катлаулылыклар аграр тармактагы җитештерүгә һич тә кире йогынты ясамады. Чөнки тармакка күрсәтелгән дәүләт ярдәме һәм республиканың ел дәвамында чит илләр белән бәйләнешләрне ныгыту юнәлешендә килешүләр төзүе икътисади тылыбызның ныклы булуын күрсәтә. Шул ук вакытта, тармак ихтыяҗы һәм аграр экспорт мөмкинлекләрен исәпкә алып, быел чәчүлек структурасына да үзгәрешләр кертелде. Беларусь Республикасы белән уңышлы хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә узган авыл хуҗалыгы елында республика дистәләрчә төр аграр техника сатып алды. Әйткәндәй, техника паркын яңартуда дәүләт программалары мөһим роль уйный.“Безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе — аграр тармакны технологик үстерү. Авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуны актив дәвам итәбез. “Агролизинг” җәмгыяте аша техника поставкалау күләме буенча без илдә дүртенче урында. Шунысы да мөһим: соңгы елларда чит ил техникаларын үзебездә эшләнгәне белән алыштырабыз. Республикада машина төзелеше ышанычлы үсә. Аларның берничәсен Халыкара форумда да тәкъдим иттек. Азык-төлек җитештерү күләме буенча республика Идел буе федераль округында бишенче урында тора. Без зуррак бурычлар билгелибез. Аграрийлар, дөнья күләмендә катлаулы сәяси-икътисади шартлар дәвам итүгә карамастан, дәүләт ярдәменнән өзелмәячәк. Узган елда, әйтик, республиканың агросәнәгать комплексында төп капиталга инвестицияләр күләме 17,2 миллиард сум тәшкил итте”, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.Быел язгы чәчү кампаниясендә республика аграрийларын нинди сынаулар көтә? Аграр экспорт мөмкинлекләрен арттыру юнәлешендә нинди чаралар күрелә? Дөнья күләмендә хәл-вакыйгалар алдагы уңыш хәстәрлеге белән эшләүче аграрийлар эшенә аяк чалмасмы? Басу эшчәннәре алдында торган бурычлар турында сөйләвен үтенеп, без республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка мөрәҗәгать иттек. Илдусович, форсаттан файдаланып, Сезнең белән әңгәмәне күптән түгел башкалабыз Уфада узган Халыкара “Агрокомплекс-2023” күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы йомгакларыннан башласак иде. Тәгаен алганда, әлеге чара безнең республика өчен нәрсә бирде? — “Агрокомплекс” — Русиядә иң зур һәм мәртәбәле күргәзмә-форум. Быел әлеге чарада катнашучы илләрнең һәм куәтле аграр холдинг-предприятиеләр санының элекке еллардагыдан артыграк булуы да күрсәтте моны. Килгән кунаклар Башкортстан экспозициясе белән якыннан танышты. Республика машина төзүчеләре тәкъдим иткән техниканы сатып алырга теләк белдерүчеләр бар. Форум кысаларында төрле тармак проб­лемалары буенча утыздан артык чара үтте. Монысы да эзсез калмагандыр, дип ышанам.Минемчә, иң мөһиме — “Агрокомплекс” күргәзмәсе ил күләмендә аграр сәясәтнең, үсешнең төп юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итте. Башкортстанда без, аграр үсеш стратегиясен билгеләп, яңа авыл хуҗалыгы елына старт алдык. — Моңа кадәр язгы кыр эшләренә әзерлектә төп игътибар өч юнәлешкә — финанслауга, хуҗалыкларга кредитлар бирү тәртибенә һәм авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир­ләр­не нәтиҗәле файдалануга бирелә иде. Быел бу караш үзгәрдеме? Гому­мән, чәчүлек структурасында нинди үзгәрешләр бар? — Быел чәчүлекләр мәйданы 2,9 миллион гектарда планлаштырыла. Шуның 2,1 миллион гектарын — бөртек­л­еләр, 318 мең гектарын уҗым культуралары алачак. Узган ел структурасыннан аерма шунда: бөртеклеләр 55 мең гектарга кимрәк, ә уҗым культуралары 56 мең гектарга күбрәк мәйданны били. Ни өчен дигәндә, соңгы еллардагы корылык шартларында нәкъ көздән дым белән туенып калган уҗымнар яхшырак күрсәткеч бирде. Быел, шулай ук, рапс чәчүлекләрен дә 2,8 мең гектарга киметтек. Табышлы культураның икенче минусы бар — химик эшкәртү башкарылган плантацияләр бал кортларына зур зыян сала. Шул ук вакытта сәүдә базарында бәясе югары булган һәм ихтыяҗ үскән техник культура мәйдан­нары 7,8 мең гектарга зурайды. Икенче маржиналь культура — шикәр чөген­дерен элеккедән 1,7 мең гектарга арттырдык. — Сер түгел, илдә аерым культ­у­раларның чәчү орлыгын, нигездә, импорт тәшкил итә иде. Көнбатыш илләренең санкцияләре шартларында белгечләр быел бу юнәлештә проб­лемалар көтелүе ихтимал, дигән фикердә. Башкортстанда бу мәсьәлә ничек хәл ителә? — Дөресен әйтергә кирәк, бу мәсь­әләне узган елда фаразлавы авыр иде. Әмма илебез галимнәренең фәнни тәкъдимнәре һәм бу өлкәдәге казанышлары, беренче чиратта, дәүләтнең дөрес аграр сәясәте әлеге шөбһәләрне юкка чыгарды. Соңгы елларга кадәр Европа һәм АКШтан төрле орлык сатып алына иде. Хәзер алардан башка да чәчә алабыз. Әзерләнгән белешмәләргә караганда, республикага бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча чәчү орлыгы 285 мең тонна таләп ителә иде һәм ул 100 проценты белән әзер. Кукуруз, шикәр чөгендере орлыклары бераз кирәк һәм алар хәл ителү өстендә.Әйтергә кирәк, хуҗалыкларда техник культуралар орлыгының 80 проценты — үзебезнең илнеке, калганы импорт. Зур сан түгел, киләсе елларда бу өлеш тагын да кимиячәк. Көнбагыш һәм кукуруз орлыгының күбесе Русиядә җитештерелә. “Татлы тамыр” орлыгы белән авыррак, әлегә без чит илләр белән көндәшлек итә алмыйбыз. Анысы да вакытлыча булыр, дип уйлыйм. — Чәчү кампаниясенең ел саен кабатланып килгән алыштыргысыз стратегиясе быел да сакланачакмы? Мин техник мөмкинлекләрне нәтиҗә­лерәк файдаланып, басу эшләрен кыска вакытта тәмамлауны күз уңында тотам. — Кызганычка каршы, озак вакытка исәпләнгән һава торышын фаразлау мөмкинлеге юк. Шуның өчен дә без ел саен иң катлаулы чорга, ягъни корылыкка әзерләнәбез. Дөресрәге, стратегия шуңа көйләнә. Узган елда мәсәлән, ничек тә тизрәк чәчеп калуны таләп иткән идек һәм ялгышмадык. Бөртекле­ләрнең 80 процентын яңгырлар башланганчы чәчеп өлгердек. Хәтерегездә булса, былтыр нәкъ басу эшләре кызган мәлдә яңгырлар башланды. Нәтиҗәдә, яхшы уңыш үстереп алдык. Быел да эшне шушы сценарий буенча оештырачакбыз. Күзәтүләргә караганда, республикада төп культураларны чәчүне — 5, ә урак эшләрен 10 көндә төгәлләү — идеаль вариант. Моның өчен, билгеле, техника паркын яңарту, тагын да модернизацияләүне дәвам итәргә кирәк. Исәпләүләр буенча, сезонлы эшләрне шушы вакытта башкарып өлгерү өчен ашлык комбайннарын әлегедән 2,5 тапкырга арттыру бурычы тора. — Илшат Илдусович, мәгълүм булуынча, республика аграр техниканы яңарту һәм техника паркын модер­низацияләү буенча соңгы унъеллыкларда күрелмәгән дәрәҗәдә “сикереш” ясалды. Мондый яңару быел чәчү кампаниясен тизрәк тотарга булышлык итәме? — Техник яктан да без кыр эшләренә тулысынча әзер. Ни дәрәҗәдә куәтебез артканны бер сан аша дәлилләргә телим. Быел язгы чәчү эшләрендә катнашасы техника, җиһазлар һәм агрегатлар саны узган елдагыдан 300 берәмлеккә күбрәк. Аграр предприятиеләрнең эш планына ярашлы, туфракны чәчүгә әзерләүдә барлыгы 11 меңгә якын трактор, ә авыл хуҗалыгы культураларын чәчүдә 5,2 мең агрегат катнашачак. Белешмә. 2022 елда республика аграрийлары гомум бәясе 12,8 миллиард сумлык 3,2 мең берәмлек техника сатып алды. Техника паркын яңартуның яхшы темпына төбәк программасы ярдәм итте. Аның кысаларында авыл хуҗал­ыгы җитештерүчеләренә чыгымн­арның 50 процентына кадәр субсидия бирелә.Республиканың авыл хуҗалыгы тармагында масштаблы технологик модер­низацияләү дәвам итә. Соңгы биш ел эчендә, мәсәлән, гомум бәясе 42 миллиард сумлык 15 мең берәмл­ектән күбрәк яңа техника сатып алынды. Мондый сумманы яңа Башкортстан тарихында рекордлы дип билгеләргә кирәк. Басуда техника куәте белән генә түгел, ә компьютер ярдәмендә идарә ителүче һәм башкарылган эшнең исәбе спутник приборлары ярдәмендә алып барылуы белән дә аерылып тора.Гомумән, быел республика аграрийларына күрсәтелгән гомум дәүләт ярдәме 5,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуның 2,8 миллиард сумга якыны — үзебезнең казнадан. Әлеге күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдән 3,7 процентка күб­рәк. Билгеле, болар басу эшләре өчен генә бирелми.Техник әзерлек турында сүз алып барганда игътибарыгызны шуңа юнәл­тер­гә телим. Илдәге кебек үк, республикабызда да дистәләрчә ел дәвамында чит ил техникалары күп сатып алынды. Һәм ул заманы өчен үзен аклый да иде. Сүз дә юк, җитешт­ерүчәнлеге югары булды. Хәзер икътисади санкцияләр аркасында запас частьлар шактый кыйм­мәтләнде. Бу хәлдән чыгу өчен без республикада импорт детальләрен ремонтлау гына түгел, ә аларның үрнә­ген үзебездә җитештерә башладык. Хәтта алар белән көндәшлек итәрдәй тракторлар эшлибез.Белешмә. Көнбатыш илләре­нең санкцияләре үзебездә аграр җитеш­терүне арттыруга гына түгел, ә импорт техникаларын алыштырырдай куәтләрне республикада эшләргә стимул бирде. Чит ил техникасы өчен өч меңнән күбрәк төр­дәге запас часть эшләүне үз­ләш­­тердек. Импорт деталь­ләре һәм башка комплект җиһаз­лары үрнәкл­әрен җитештерүне җайга салу өчен техник документация эшләү буенча конструкторлык бюроларын булдырдык. Бу эшкә күрше Чиләбе, Свердловск өлкәләре һәм Беларусь Республикасының сәнә­гать пред­прия­тиеләре дә актив кушылды”, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. — Үткән ел Башкортстанның авыл хуҗалыгы тарихында истә­лекле ел булды: ашлыкның тулай җыемы 5 миллион тоннага җитте, гәрчә эчке ихтыяҗ 2,2-2,3 миллион тоннадан артмый. Дөнья базарында ашлыкка ихтыяҗ зур, әмма Русиягә генә анда урын чикле. Быел да игенчелек казанышлары югары булса, аграрийларга аны сату авырга төшмәсме? — Үстереп җыеп алынган ашлык беркайчан да артык булмый, әлбәттә. Проблема икенче нәрсәдә — саклау һәм чималны эшкәртү мөмкинл­еклә­рендә. Әлбәттә, узган елгы 5 миллион биеклеген үзебез дә көтмәдек һәм күр­сәткечнең 4 миллион тоннадан артмаячагын фаразлаган идек. Өметләр­нең акланмавы бу юлы бик яхшы. Мондый күрсәткеч безгә әлегә кадәр ашыгыч хәл итүне, көткән мәсьәләләрне тиз­ләтергә кирәклеген күрсәтте. Зур уңыш­ны кабул итеп саклау өчен яңа элеваторлар төзергә кирәк. Бу мәсьәлә хәзер Хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителә. Куәт­ләрне арттыру бик кирәк, чөнки, бөр­теклеләрдән тыш, майлы культуралар: көнбагыш, рапс һәм җитен дә безнең климатик шартларда яхшы үсә.Әлеге вакытта республика 4 миллион тонна ашлык саклау куәтенә ия. Узган елгы уңышны саклау проблемаларыннан чыгып, авыл хуҗалыгы җитеште­рүчеләре өстәмә склад, тиз корылучы саклагычлар төзи башлады. Күптән түгел, мәсәлән, зур булмаган 10 элеватор төзүгә заявкалар бирелде.Ә инде Уфада ашлык киптерү корылмалары һәм элеваторлар җитеш­терү турында Беларусь Республи­касының “Амкадор” компаниясе белән төзелгән килешү куәтләребезне бермә-бер арттырырга ярдәм итәчәк. Яңа элеваторлар поставкалаучы инвесторлар да бар. Безнең алда торган икенче мәсьәлә — ашлыкны тирәнтен эшкә­р­түне җайга салу. Моның өчен инве­с­тицияләр һәм яңа технологияләр кирәк. Кабатлап әйтергә телим: безнең стратегия — аграр тармакның һәр юнәле­шен заман таләпләре буенча үзгәртү. — Илшат Илдусович, Сезнең бе­лән әңгәмәдә республика хуҗал­ык­ларының язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүе турындагы фикер­ләрегез белән беррәттән, аграри­йларның бүгенге сәүдә-хезмәттәшлек мөнәсә­бәт­ләре шартларына ничек яраклашуы турында да ишетәсе килә. Соңгы елларда Башкортстанның чит илләр белән дустанә элемтәсе ныгый баруы да күзәтелә. — Әйе, үстергәнебезне сата белергә дә кирәк. 2021 елда һәм үткән ел башында без Европага бик күп продукция озаттык. Аның зур өлешен мал азыгы алып тора иде. Европа илләре аны бездән күпләп алды. Ә Кытай күбрәк көнбагыш, рапс мае һәм бал белән кызыксынды. Иранның да безнең проду­к­циягә кызыксынучанлыгы үсте. Күптән түгел республиканың рәсми делегациясе бу илгә эш сәфәре оештырылды. Игътибарга лаек тәкъдимнәр күп булды. Әйткәндәй, Иран башка илләргә, мәсә­лән, Ирак һәм Әфганстанга “керү капкасы” буларак та безнең өчен әһәмият­­ле. Кыскасы, республика дәрәҗәсендә чит илләргә оештырылган эш сәфәр­ләре берсе дә эзсез калмады. Без Башкортстан җитештергәнне яңа дусларга Русия продукциясе буларак тәкъдим итәбез, күрсәтәбез. Сәүдә базарын өй­рәнү экспорт мөмкинлек­лә­ребезне көй­ләргә ярдәм итә. Димәк, авыл пред­прия­тиеләре дә, сәүдә базары ихты­я­җына яраклашып, нәрсәдер чәчәргә, үстерергә өйрәнә. Ел дәвамында без Израиль, Кытай, Мисыр һәм Иранда гранулланган үлән онына зур ихтыяҗ барлыгын ачыкладык. Анда әлеге продуктның тоннасы 25-30 мең сумга җитә. Логистика проблемаларын хәл иткәндә әлеге дәү­ләтләр белән бу юнәлештәге хезмәт­тәш­лек ике як өчен дә бик файдалы булыр иде.Аграр җитештерүне стимуллаштыруга ярдәм итүче эшлекле инвест­ор­ларның республика белән кызыксынуы артуын да билгеләргә кирәк. “Русское зерно” төркеме Башкортстанда кош ите җитештерүне арттырачагын белдерде. Әлеге оешма ике кошчылык фабрикасын һәм берничә катнашазык җитеш­терү заводын берләштерә. Шушы пред­приятиегә караучы “Уфа икмәк продуктлары комбинаты” да модерни­зация­ләнгәннән соң катнашазык җитеш­терүне арттырачак. Моның өчен соя мәйдан­нарын зурайту кирәк булачак. Әлегә кадәр ул чит илдән сатып алына иде. Терлекчелек тармагы өчен соя — мөһим компонент. Гомумән, республикада катнашазык җитештерүне арттыру аграр хуҗа­лыклар эшчәнлегенә импульс бирергә тиеш.Беларусь Республикасы белән хезмәттәшлекне аерым билгеләргә кирәк. Узган елда гына да Башкортстан делегациясе тугандаш республикада эш сәфәре белән өч тапкыр булды. Аграр тармакка кагылышлы килешүләр нәтиҗәле. Быел җәй башында бу республикадагы фермалар эшчәнлеге, элеватор эшләүче “Амкодор” компаниясе белән якыннанрак танышып кайтачакбыз.Менә шундый шартларда аяк басабыз яңа авыл хуҗалыгы елына. Аның ни дәрәҗәдә катлаулы булуы, минемчә, табигать шартларына гына бәйле түгел. Чөнки безнең сынауларга каршы торырдай көчебез, иң мөһиме — ышанычыбыз бар. Шәхсән яратып укыган һәм якын иткән басмам — “Кызыл таң” гәзите аша да мин авыл хуҗалыгы эшчәннәренең сынатмаячагын белде­рәсем килә. Безнең казанышлар уңыш­лы аграр бизнес һәм саф керем белән генә үлчәнергә тиеш түгел. Тармактагы меңнәрчә һөнәр иясе бүген намуслы хезмәте белән илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә һәм авыл тормышын яхшыртуга үз өлешен кертә.Әңгәмәне Олег Төхвәтуллин әзерләде.