Бу хакта Мәскәүдә Русия Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин рәислегендә узган форумның Оештыру комитеты утырышында игълан иттеләр. Чараны Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) һәм "Росконгресс" фонды оештыра. Форумның төп максаты - Русия суверенитетын ныгытуга һәм дәүләт максатларына ирешүгә әһәмиятле өлеш кертәчәк проектларны гамәлгә ашыруны ачыклау һәм хуплау. Русия Федерациясе Президенты указы нигезендә Форум ел саен уздырыла. "Бүгенге көннән без "Росконгресс" фонды белән бергә ideas.roscongress.org крауд-платформасын ачабыз. Гражданнар анда тәкъдим ителгән номинацияләр буенча үз идеяләрен һәм проектларын өсти һәм тәкъдим итә ала", - дип хәбәр итте АСИ генеральный директоры, форумның Оештыру комитеты рәисе урынбасары Светлана Чупшева. Идея 6 юнәлеш буенча җыелачак: социаль, технологик, кадрлар, экология башлангычлары, эшкуарлык, санлы сервислар. Гаризалар кабул итү 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. «Форумның көндезге өлешен үткәрү даталары итеп 28-29 июнь билгеләнде. 28 июньдә форумн