Башкортстан Республикасындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан бәйгегә старт февраль аенда ук бирелеп, тәүдә чиратта ул республика буйлап балалар бакчаларында үткәрелде. Финалга исә Кушнаренко районының “Елмаю”, Дүртөйледән “Кояшкай”, Чишмә районының “Салават күпере”, Уфа районының115нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгып, үзләренең туган телләрен яхшы белүен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Әйе, әлегә кечкенә булуларына карамастан, балаларның әзерлегенә, осталыгына өлкәннәр хәйран калып, сокланып утырды. Кунакларны чишмәлеләр күркәм тамаша белән каршы алды. Бер вакытка барысы да үзен әкият дөньясына килеп эләккәндәй хис иткәндер. Монда Шүрәлесе дә, Су анасы да бар. Район Мәдәният сарае артистлары Рәүф Нәрыкбаев һәм Айгизә Әхмәтшина үз рольләрен бик оста башкардылар һәм балалар белән төрле уеннар уйнап, биремнәр үтәп, аларны сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләделәр, үзләрен кыю һәм иркен тотарга булышлык иттеләр. Бәйгедә катнашучылар, тәү чиратта, үзләре бе
“Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе зур бәйрәмгә әверелде
10 апреля 202310 апр 2023
2
4 мин