Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Музейлар төне” акциясе якынлаша

“Музейлар төне”нең быелгы темасы "Тарих һәм тарихлар". Уфа муниципаль музейлары Педагог һәм остаз елына багышланган программа әзерли. Ленинның йорт-музеенда "Ученье свет!" күргәзмәсе ачылачак һәм акция кысаларында каләм белән язу буенча мастер-класс узачак. Ә Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Башкорстан оешмасы начар күрүчеләр белән күргәзмә һәм "Азбука Брайля" мастер-классы әзерли. Милли әдәби музей филиалларында - Мәжит Гафури мемориаль музей-йортында, Мифтахетдин Акмулла музеенда, Шәехзадә Бабич музеенда, Арслан Мөбарәков музеенда, Мөхәммәтсәлим Өметбаев музеенда чаралар узачак, темасы - "Педагог һәм остаз елы". "Пушкин картасы" буенча билетларны ташламалы бәя буенча алырга була. Акциядә катнашучы музейлар исемлеге, чаралар программасы, 20 майда кичен музейларның эш режимы һәм билетларга бәяләр музейларның интернет-ресурсларында басылачак. Фото: социаль челтәрләрдән