Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Муниципалитетларга торак пунктларны төзекләндерү эшләрен тәмамлау йөкләнде

Башкала мэры Ратмир Мәүлиев парк территорияләрен төзекләндерү планнарын тәкъдим итте. Алар арасында - башкаланың тарихи үзәгендәге Аксаков исемендәге бакча. Концепция Яңа күпер урамыннан керү төркемен урнаштыруны күздә тота. Пушкин урамы ягыннан тарихи арка сакланачак. Эшләрне агымдагы елның көзендә тәмамларга планлаштыралар. Шулай ук Свердлов урамындагы Альбанов исемендәге скверны һәм Уфа курчак театры каршындагы аллеяны төзекләндерәчәкләр. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданы периметры буенча биналарның керү төркемнәрен ремонтлау кирәклегенә дә игътибар итте. - Кичә мин генерал Шәйморатов һәйкәле янында йөрдем. Янәшәдә урнашкан министрлыклар бинасына керү урынында тротуар плиткасы өзелгән. Бу участокларны тәртипкә китерергә һәм ремонтларга кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru